Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: "Хезмәт Ветераны" исеме кемнәргә бирелә? (ТУЛЫ ИСЕМЛЕК)

"Хезмәт Ветераны" исеме түбәндәге гражданнарга бирелә: 

- СССР яки Россия Федерациясенең орденнары яки медальләре белән бүләкләнгән, яисә СССР яки Россия Федерациясенең мактаулы исемнәренә лаек булган, яисә Россия Федерациясе Президентының мактау грамоталары белән бүләкләнгән яки Россия Федерациясе Президентының Рәхмәтенә лаек булган һәм пенсия билгеләү өчен исәпкә алынучы: ирләр өчен – 25 елдан ким булмаган һәм хатын-кызлар өчен 20 елдан ким булмаган хезмәт (иминият) стажына, яки тиешле еллар выслугасы буенча пенсия билгеләү өчен кирәкле, календарь буенча исәпләнә торган тиешле еллар выслугасына ия затлар;

- эшчәнлекнең тиешле өлкәсендә (икътисад тармагында) 15 елдан ким булмаган озак вакыт эшләгән (хезмәт иткән) өчен эштә (хезмәт итүдә) аерылып тору ведомство билгеләре белән бүләкләнгән һәм пенсия билгеләү өчен исәпкә алынучы: ирләр өчен – 25 елдан ким булмаган һәм хатын-кызлар өчен 20 елдан ким булмаган хезмәт (иминият) стажына, яки тиешле еллар выслугасы буенча пенсия билгеләү өчен кирәкле, календарь буенча исәпләнә торган тиешле еллар выслугасына ия затлар;

- Бөек Ватан сугышы чорында хезмәт эшчәнлеген балигъ булмаган яшьтә башлаган һәм ирләр өчен – 40 елдан ким булмаган һәм хатын-кызлар өчен 35 елдан ким булмаган хезмәт (иминият) стажына ия затлар.


2016 елныӊ 1 июленнəн һəр министрлык “Хезмәт ветераны” исемен бирүче бер генə бүлəген тəгаенлəде:

- Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы  министрлыгы -  Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы  министрлыгыныӊ мактау грамотасы;   

- Дəүләт статистика федераль хезмәте – “Мактаулы дәүләт статистикасы хезмәткәре” мактаулы исеме;

- Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгы - Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгыныӊ мактау грамотасы;

- Россия Федерациясе мәдəният министрлыгы - Россия Федерациясе мәдəният министрлыгыныӊ мактау грамотасы;

- Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы - Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгынын “знак отличия”

- Россия Федерациясе спорт министрлыгы - Россия Федерациясе спорт министрлыгыныӊ "Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен" мактаулы билгесе (Почетный знак "За заслуги в развитии физической культуры и спорта");

- Россия Федерациясе төзелеш һəм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы - Россия Федерациясе төзелеш һəм торак-коммуналь хуҗалыгыныӊ мактау грамотасы;

- Россия Федерациясе транспорт министрлыгы - Россия Федерациясе транспорт  министрлыгыныӊ “Россия транспортыныӊ Мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе; 

- Россия Федерациясе хезмәт һəм социаль яклау министрлыгы - Россия Федерациясе хезмәт һəм социаль яклау министрлыгыныӊ мактау грамотасы;

- Россия Федерациясе финанс министрлыгы - Россия Федерациясе финанс министрлыгыныӊ "финанс эше отличнигы" күкрәк билгесе.

- Россия Федерациясе энергетика министрлыгы - Россия Федерациясе энергетика министрлыгыныӊ"Ягулык-энергетика комплексын үстерүдәге казанышлары өчен" 2 дəрəҗə медале.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев