Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ШАРТЛЫ ЯНГЫН: Актаныш кунакханәсе фаҗигадән ничек котылды?

Бүген Актаныш кунакханәсендә 14.00 сәгатьтә кыска ялганыш аркасында шартлы рәвештә янгын чыкты.

        Кунакханә администраторы гардероб яныннан узганда янган ис сизеп ала һәм шунда ук 101 номерына шалтыратып хәбәр итте.

Администратор беренче каттагы янгын хәбәриткеченә басып кунакханә һәм ресторандагы кешеләрне эвакуациятурында кисәтергә теләсә дә хәбәриткеч эшләмәде.

Ярый ла коридорның икенче башындагы хәбәриткеч бар кешене урыныннан куптарды. Кунакханәнең янгын сүндерү җиһазлары бар һәм төзек. Огнетушитель җиңсәсе ничек сатып алынган шул көенә торган. Аның эченнән су үтә алмас иде, аның як-яны бөтерелеп, бер-берсенә ябышкан. Шулай булса да хезмәткәр аның белән янгынны сүндерә башлады. 

Район янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов өйрәнүдән соң инструктаж үткәргәндә бу кимчелекне кичекмәстән төзәтергә кушты, бу эшне сантехник башкарырга тиеш. 


Кунакханәдә эшләүчеләр һәм яшәүчеләр, ресторан персоналы  тиз арада сигнал тавышын ишетү белән урамга чыктылар.  Арада яланөс басып торучылар да бар иде.

Мондый очракларда администрация яшәүчеләрне салкында өшемәсеннәр өчен күрше-тирәдәге биналарга урнаштырырга тиеш. 


Иң беренче булып фаҗига булган объектка янгын сүндерү машиналары килде. Аннан соң бер-бер артлы ашыгыч ярдәм, газ һәм электр челтәре хезмәтләре күренде.


-    Янгын чыга калса объект эчендәге һәркемне барлап чыгарга кирәк. Җитәкчеләр перссоналны, ә хезмәткәрләр бер-берегезнең янгыннан чыгуын тикшерегез. Беркайчан да акча, документ калды дип киредән утка кермәгез. Такталачык авылында узган ел булган янгында бер райондашыбызны шулай югалттык,- дип инструктаж уздырды кунакханәдә Илназ Илдус улы. 


         Шулай ук районның гадәттән тыш хәлләр буенча баш җитәкчесе йортларга һәм хезмәт оешмаларына янгын турында хәбәриткечләр урнаштырырга кушты. 


 

- Үзебезнең райондагы мисал гына да сигнализация аркасында тулы гаиләнең исән калуы турында сөйли. РТС бистәсендәге шәхси йортта төнге 12 сәгаьтә янгын чыга. Сәбәбе- өй түбәсендәге электр челтәрендәкыска ялганыш. Ата-ана һәм балалар хәбәриткечнең ачы тавышына уянып китәләр. Хуҗа тиз генә өй түбәсенә менә, бер чиләк су белән янгынны сүндерә. Әлеге йортның һәр бүлмәсенә янгын хәбәриткече урнаштырылган була. Аны стенага, түшәмгә беркетү бик җайлы. Безнең оешмада әлеге җиһаз сатуда бар, бәясе 300 сум, кибетләрдә 300 сум. 1000 сум акча белән сез бөтен мөлкәтегезне, иң мөһиме үзегезне саклап кала аласыз. Зинһар һәммәгез дә әлеге җиһазны урнаштырыгыз,- дип үзенең катгый киңәшен бирде Илназ Шәрифҗанов.

          Администратор Айзирәк Хәсәнова бүгенге өйрәнү вакытында бик күп кагыйдәләрне искә төшерүен, өйрәнүләрне уздырып торырга кирәклеген әйтте: 


- Иң мөһиме каушамаска, тизрәк уйларга һәм эшләргә кирәк, -диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев