Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

#АктанышҮткәннәнКиләчәккә: Азат Закиров -Актанышның күренекле улы

"Актаныш-информ"ның #АктанышҮткәннәнКиләчәккә проекты кысаларында без авылыбызда туып-үскән танылган шәхесләребез белән таныштырабыз. Шуларның берсе- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре- Азат Закиров.

          ЗАКИРОВ Азат Мөхәммәтгали улына, әгәр исән булса, быелның март аенда 80 яшь тулган булыр иде. Азат Закировның якты истәлеге, "Актаныш биючесе" данын ерак-еракларга җиткерүе замандашларының, район халкының исендә озак сакланыр. 

        Азат абый мәктәптә укыганда, мәдәният йорты каршында Дүсә Усманова җитәкләгән түгәрәккә йөреп, бию белән мавыгып китә. Бу аның гомерлек юлдашына әверелә. Чистай елга техникумында укыганда да, пароходта йөзгәндә дә аяклары тыпырдап кына тора.

1962-1963 елларда Минзәлә районы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе була. Армиядә хезмәт итеп кайткач, 1967 елдан Актанышта - район мәдәният йортында эшли башлый. Бу «Агыйдел» халык җыр һәм бию ансамбле оешкан вакытлар. А. Закиров аның беренче балетмейстеры, биюләрне сәхнәгә куючы була. Аның «Кияү көткәндә», «Аулак өй» кебек күләмле композицияләре дә биредә туды. 1969 елдан 1982 елга кадәр ансамбльнең баш балетмейстеры вазифаларын башкарды.

            Ул Халык иҗатының II Бөтенсоюз смотры лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (26.10.1976).

          Азат Закиров ирләр вокаль ансамблендә җырларга, шаян җырлар башкарырга, халык театрында уйнарга, тальян гармун сайратырга ярата. Гармунчыларның Ф. Туишев исемендәге республика бәйгесе лауреаты булды.

         Хәләл җефете Зөһрә апа белән белән бер кыз, бер ул үстерәләр. Оныкларына да Азат абыйның сәләте күчкән- сәнгать җанлылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев