Актаныш

Шәймиев сеңлесе Мәдәния Ильясова: «Абыем Президент дип, абыйга бик таянып яшәмәдем»

Шәймиев сеңлесе Мәдәния Ильясова: «Абыем Президент дип, абыйга бик таянып яшәмәдем» Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең нинди абый булганын беләсегез киләме? Мин бик беләсем килгәнгә, сеңлесе Мәдәния Шәриповна белән сөйләштем.

          Булса да булыр икән шундый ачык, аңлаешлы, тәмле тел, матур интонация белән сөйләүчеләр! Бу яктан Мәдәния Шәриповна һәм Минтимер Шәрипович бик охшашлар икән дигән нәтиҗәгә килдем.

Мәдәния Шәриповнага ул көнне берничә мәртәбә шалтыратырга туры килде, һич алмый гына бит, кичкә таба гына чак элемтәгә чыктым. Мин монда бертуктаусыз номер җыям, ә кар яуган көнне әллә ул телефон төбендә утырамы? Юк, әлбәттә, ишеп яуган карны көрисе бар, ләбаса. «Көне буе кар көрим бит әле Айдар белән, әйдә, сөйләшик», — дип Мәдәния апа сүзен мәктәп еллары хатирәләреннән башлады.

— Гаиләдә биш бала үстек — өчесе кыз, икесе егетләр. Балалар үзара тату иде, без өчәү — Хантимер абый, Минтимер абый һәм мин бер-бер артлы тудык. Ике абый тәрбиясендә үстем дисәм дә була. Өчебез дә дус идек. Арабызда иң зирәге Минтимер абый иде. Кечкенәдән уйламыйча бер эшне дә эшләми иде, бик тотанаклы, тыныч холыклы. Безнең әнкәй тыныч холыклы иде. Ә Хантимер абый да, мин дә кайнар.

Укырга бик сәләтле булды. Башта Әнәк башлангыч мәктәбендә укыдык. Безне бер үк укытучы — Хәдичә апа укытты. Аз комплектлы мәктәп бит инде ул, 1 ләр — 3 ләр белән, 2 ләр 4 ләр белән укый. Әгәр мин нәрсәне булса да белми торсам, абый минем өчен кызаргандыр инде, анысын әйтә алмыйм. Кайткач, ул миңа ярдәм итә иде. «Укуыңны тизрәк укы, белгәндә тиз генә кул күтәреп әйт, Хәдичәгә апа авыр була, чөнки ул бит ике класс алып бара» дия иде. Укытучы апаны кызгангандыр, күрәсең.

Башлангыч мәктәптә бик актив, концертлар куя идек. Әти-әниләр, әби-бабайлар килә иделәр. Яңа елда чыршы бизәп, чыршы тирәсендә уйный идек. Укытучы апабыз өйрәтте инде. Габдулла Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырен Минтимер абый белән үзебезчә уйный идек. Шәл бөркәнәм дә, күбәләк кебек чүгәлим. Кулларыңны болгыйсың ефәк шәл тотып, абый бала була. Кызык вакытлар бар иде…

Абый белән ике ел бит яшь арасы. Мин калдым, ул башлангычтан соң Пучы урта мәктәбенә китте. Аннары мин дә Пучыга күчкәч, абый беренче, мин икенче сменада укыдык, шуңа уку дәверендә абый белән мәктәптә очрашып, сораулар бирергә мөмкинлегем булмады. Өйгә кич кайту кайчак сигезгә дә кала бит инде, математика, тригонометрия, геометрия кебек төгәл фәннәрдән өй эшләрен кич әзерләргә тырыша идем. Әгәр мәсьәләне эшли алмасам, абыйдан ярдәм сорыйм. Абыйның сабырлыгы көчле иде. Кайвакыт килеп кенә чыкмый бит, мәктәптән арып та кайтылгандыр инде, елап та җибәрә идем. «Нәрсәгә мышкылдыйсың, әткәй-әнкәй ишетә, еларга ярамый» дип юата инде. «Чыкмый бит» дим. «Карадыңмы ныклап? Кайсы төшләрен карадың? Бу төшеңне кара» дип бармагы белән генә төртә иде. Карап торам шулай, монда нәрсә икән соң, дип, теорема яки кагыйдә эзләргә тырышам инде. Озаграк торсам, әйтеп җибәрә. «Бир әле китабыңны, шушы өлешләрен укы» дия иде. Тиз генә әйтеп җибәрми иде шуны. Мин аны аңлыйм инде. Ул бит мине үзе төшенсен дип теләгән инде. Шулай итеп, ул мәктәп елларында минем уйлау сәләтен арттырырга ярдәм иткән.

Ә хуҗалык эшләрен бергә эшли идек. Мал караулар, суга барулар абыйлар өстендә. Олы абый 14 яшендә комбайнда эшләргә китте, 7 не тәмамлагач, укуын ташлады. Минтимер абый белән икәүләп тә бара идек, якын басу булса, «абыеңа ашарга илтеп кайт» дип, Минтимер абый мине җәяү дә җибәрә иде, ерак басу булса, түгелердәй әйбер булса, минем белән дә бара иде, үзе велосипедта да китә иде. Өчебезгә бер сәпит алып бирде әткәй, миңа бик эләкми иде инде. Абый кырыена барып йөргәннәрем хәтеремдә.

Борчак басуына борчак урларга да йөрдек, үсә төшкәч, җәй көннәрендә кичләрен әткәйнең җигүле аты белән печән алып кайта идек. Минтимер абый чаба, мин җыеп тутыра идем. Ат арбасы белән кайтканда, чалгылар, сәнәкләрне урнаштырганнан соң, «монда утыр» дип күрсәтә иде. Кайтканда дәрес сорауларын биргәли иде. Җәй көне дә хәтта! — дип сөйләде Мәдәния апа.


«Ачы катык белән җиләк ашый идек»
Ул авылдаш балалар белән бик дус булып үскәннәрен әйтте. Урамда 12 бала үскәннәр, иң олылары 36-37 нче елгылар, аннары 38-39, 40-41 не елгы балалар.

— Яшерен-батырын түгел, ачлы-туклы яшәдек ул вакытларда. Урамга чыгарлык ачлык булмаса да, барыбер бала-чаганың ашыйсы килә бит инде. Урам балаларын җыеп, җиләккә алып бара иде Минтимер абый. Ерак аланнарга кадәр бара идек. Кайткач, абый кайсы гаиләдә хәлләр авыррак икәнен белә бит инде. Инсаф дигән дус малае, күрше Нәҗип бар иде. Аларны үзенә ияртеп керә иде. Әнкәйнең һәрвакыт ачы катыгы була иде. «Әнкәй, катык бир» дип, җыеп кайткан җиләкләрне һәрберебезнең савытына сала иде. Җиләк белән катык ашый идек, хәзер дә сөйләп көлешәбез. «Минтимер абый, ничек аның белән тамак туйды икән» дим. «Туйган инде» ди. Әнкәйгә Минтимер абый якын булгандыр инде, аның үтенеч-сорауларына каршы килмәгән булып чыга бит.

Әткәй 3-4 умарта тота иде, әткәйгә караша идек, чөнки сыңар кулы гарип иде бит. Мин дә шунда буталып йөргәнмендер инде. Бал аерта торган суырткыч бар иде. Митимер абый Инсаф, Нәҗип, Зөфәрне чакыра, әткәй рамнарны алып керә, булышкан булабыз, кортларын канат белән себерәбез дә, аларга бирәбез. Өч малай, Минтимер абый әйләндерә иделәр, әткәй мичкәдән балны агыза, стеналарына ябышканын калдык-постык ипиләр белән чистарта идек. Үзенә күрә бәйрәм булган инде бу. Башта абыйларга эләгә, аннары безгә — кызларга.

Су керергә өйрәттеләр безне. Бакча артында Әнәк буасы дигән буа бар иде. Әткәйләр җыйналып, эштән кайткач, су керәләр иде. Алгы өлеше тирән, арткы өлеше бала-чага керерлек була иде. Көндез дә керә идек инде, ләкин кичен әткәйләргә ияреп керү бигрәк күңелле булган. Шунда безне йөзәргә өйрәттеләр алар, — дип балачак хатирәләрен барлады Мәдәния апа.

Минтимер Шәриповичның үзеннән «Шәпи» уены турында ишеткән бар иде. Бик тәмләп сөйли ул аны җае чыкканда. Мәдәния апа да «Шәпи» уены иң кызык уеннарның берсе булуы турында сөйләде. Бу уен өчен мөгезле терлекнең тояк өстендәге буын сөякләре кулланылган.

— 1952-54 елларда бозаулар суя башладылар. Мал аягында тояк өстендәрәк ике рәт буын сөякләрен җыеш иде. Мал аякларын мичтә йоннарын яндырып, мунчада җылы су, щеткалар белән кырып чистартып пешерәләр иде, дүрт аяк — икешәр рәт сөяктән сигез шәпи килеп чыга. Менә шуны хоккей итеп уйныйлар иде. Хоккейның алкасы була инде ул, кәшәкәне әткәйләр, абыйлар агач ботакларыннан ясыйлар иде. Күбрәк чикләвек, балан агачыннан дип беләм.

Аннары «городки» уйныйлар иде. Агачтан якынча 20 см лы йомры-йомры шарлар, 15-20 см биеклектә 12 таяк әзерлиләр. Тәртибе бар иде инде. Дус уйныйлар иде бик малайлар. Буа каткач, боз өстендә уйнадылар шуны.

Аннары чана-чаңгы шуа идек. Без бәләкәйрәкләр арттанрак, абыйлар алданрак бара иде. Чаңгы, таяклары да кулдан ясалган була иде. Алардан калган искеләре белән без шудык. И йөгерәбез инде артларыннан. Мин бер дә аларның ачулары килеп, «иярмәгез» дигәннәрен, кыйнаганнарын хәтерләмим. Җиләккә, чикләвекләргә дә ияртәләр иде. Оештыручы Минтимер абый тыныч булганга тәтегән инде андый бәхет, — диде.

«Минтимер абыйга Бибикамал апа рәхмәте төшкәндер»
Мәдәния апа Минтимер Шәймиевнең ярдәмчел, игелекле булуын раслаган вакыйгаларны да искә алып сөйләде.

— 51-52 нче еллар булгандыр, Әнәк авылында фермалар бар иде — ат фермасы, зур сарык фермасы. Ат фермасы каршында ферма йорты дип аталган бина иде. Сарык, ат караучылар кереп җылынып, чәй дә эчкән булганнардыр, салам ягып өйне җылыталар иде. Сугыштан соң гарип абый-апалар булган бит инде. Бибикамал дигән апа бик йөрми иде. Мунча яксак, әткәй Минтимер абыйны аның артыннан җибәрә иде. Чананы киңәйтәләр иде элек, тар булмасын өчен, як-ягыннан үрәләр иде, үрәчәл дип атала иде. Минтимер абый Бибикамал әбине шул чанага утыртып алып килә иде. Мунча кертеп, ашарткач-эчерткәч, тагын өенә илтеп куя иде. Мунча якмаганда да, әткәй «ашады микән Бибикамал әбиегез, алып бардыгызмы берәр әйбер, син Бибикамалга ашарга җибәрдеңме» дип дәшә иде әнкәйгә. Көннең кайсы кайсы вакыты булса да — көндезме, кичме — Минтимер абый ашарына илтеп кайта иде. Ул әбинең дә рәхмәте төшкәндер дим мин аңа, — ди Мәдәния апа.


«Минтимер абый мине пәлтәле итте»
Мәктәп еллары тәмам, инде студент чоры. Мәдәния Шәриповнага укырга керү җиңел генә бирелмәгән, күңеле төшкән, авылга кайтып китәсе килеп, күңеле белән әллә кая очасы килгән вакытларда Минтимер Шәрипович бик тиз төшергән аны җиргә. Мәдәния апа шул хатирәләрен күңеленнән кабат үткәрде.

— Абый 1954 тә бетерде мәктәпне, мин 1956 да. Минтимер абый кебек Авыл хуҗалыгы институтына механика факультетына имтихан бирдем. Янәсе, абыйдан калышмыйм. Рус теленнән иншаны икелегә яздым да, укырга керә алмадым. Колхозда эшләдем ике ел. Мәрзия апа педагогика институтында читтән торып укый иде, кайтты да берсендә шулай, «Мәдәния, Минтимер абыең сине көтеп калды», ди.

Киттем, укырга кердем. Минем кайтып китәсе килә, русча белү дә керделе-чыктылы гына. Лекция укыйлар — берни аңламыйм. Кайтам да елыйм. «Минтимер абыкай, син кайтканны гына көттем, кайтып китәм, укымыйм, берни дә аңламыйм», дим. «Аңларсың, тырышмый гына берни дә булмый, тырышкан табар ташка кадак кагар, гомер буе фермада эшләргә сәламәтлегең җитәрме соң» ди. Каты тора инде бу. Көн саен 15 көн дәвамында институтка килеп, эзләп таба иде мине. Янәсе, укырга килгәнме-юкмы мин. Ничек вакыт тапкан диген! Мин Вишневский урамында тулай торакта тора идем, көн саен күрмичә калмый иде. Шулай итеп, абый кайтып китәргә рөхсәт бирми…

Кыш җитте, көзге пәлтә бар, ә кышын шәһәрдә киярлек кием юк. «Абыкай, кышка киемем юк бит», дим. «Укыйсыңмы, укуыңны дәвам итсәң, еламасаң, сагынмасаң, пәлтә алып бирәм», ди. Пәлтәле буласы да килә бит, шулай итеп мин укырга калдым. Укысын, киләчәге бар бит, дип уйлагандыр дим инде мин.

Мөслим районына практикага кайттым, абый Сәкинә белән Мөслимдә торалар иде. Икенче курсны тәмамлаган идем, җәйге каникулга чакырды, эшкә урнаштырды. Июньнең яртысы, июль, август акча эшләдем. Өченче курсны бетергәч, тагын кайттым. Дус булып яшәдек, Сәкинә белән дә дус булдык, — дип бик җылы итеп искә алды Мәдәния Шәриповна.

«Абыем президент дип, абыйга бик таянып яшәмәдем»
Гаилә корып яши башлагач та, ул Минтимер Шәриповичның туганнарын гел кайгыртып яшәгәнен әйтте.

— Язмышлар төрлечә булды, абый кайгыртучан иде, статусы, акылы да зур булды. Таләпчән, каты да була белде. Балаларны үстергәндә авырлыклар булганда, апаларның балаларына булышты ул. Мин бит инде соңрак кияүгә чыктым, үзем дә өлгергән укытучы, миңа җиңелрәк булгандыр. Абыем президент дип, абыйга бик таянып яшәмәдем мин. Авыр вакытларда мөрәҗәгать итмәдем димим, иттем, ләкин ул гел үзегезнең тырышлыгыгыз булсын дия иде. Минем өчен абый кызармаса ярар иде, ди торган идем.

Үзгәртеп корулар 88 нче елда ук башланды бит. Күп кешеләр эшсез калды, күпләр базарларга чыкты. Без дә ул вакытта шәһәргә күчкән идек. Минем шәхси тормыш авыррак булгач, абый минем өчен борчылган инде. «Мәдәниягә ничек тә булышырмын дип уйладым, ә син беренчеләрдән булып бизнеска кереп киттең», ди. 1993 ел азагында «туктале, Мәдәния, сиңа кем китереп бирер, дөньялар үзгәрә бит», дим. Дәүләт эшен ташладым да, авылга кайтып киттем. Кибетләр ачып җибәрдем…

Минтимер абыйда әткәйнең зирәклеге, әнкәйнең акылы, итагатьлелеге һәм сабырлыгы. Ике көннең берендә сөйләшеп торабыз, хәлләрне белешәбез. Аллаһы Тәгаләдән нәрсә язгандыр — күрмичә китә алмыйсың. Мин дә күп күрдем, абыйлар да югалтуларга дучар булды, авырулар да булып ала. Без бер-беребезне ташламадык. Балаларыбыз да бер-берсен ташламый, авырлык килгәндә, ярдәм итәргә атлыгып торалар. Яхшы җылы мөнәсәбәтләрдә алар бүген. Бездән соң нәрсә булыр — Ходай кулында. Берләштереп калырга тырышабыз инде.

Абый сабыр. Бүген дә сабыр. «Эшкә бардым, эштән кайттым әле» ди. «Аргансыңдыр, борчымыйм, озак сөйләшмим, ял ит» дисәм, «юк, юк, сөйләшәбез», ди. Минтимер абый 85 яшьтә, аңа хөрмәт зур инде. Халыкка рәхмәт. Әгәр ул каядыр килеп керсә дә, басып кул чабалар бит абыйга, үзеннән үзе шулай, сизмәстән килеп чыга кебек ул… — дип тәмамлады Мәдәния апа. 

Гөлнар Гарифуллина.

Чыганак: Интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: