Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сигез балалы гаилә урамда калган

Янгын чыкканда йортта ике сабый булган...

Сигез балалы гаилә урамда калган Башкортстанның
Күгәрчен районында сигез бала тәрбияләүче гаилә янгын нәтиҗәсендә өйсез калган.

25 сентябрьдә бер катлы бүрәнә йортта ут чыга. Вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләр ялкынны сүндерә, әмма бу вакытка торак бина нык зыян күреп өлгерә. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, күпбалалы гаилә йортында янгын хәбәрчесе урнаштырылган булган, ул «үз функциясен 100 процентка үтәгән».

- Янган вакытта йортта 2007 һәм 2021 елгы ике бала булган, янгын хәбәрчесенең тавышын ишетеп, апасы энесен эләктереп алган һәм өйдән чыгып киткән. Зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәпләре тикшерүче тарафыннан ачыклана, - ди коткаручылар.

Урындагы хакимият күпбалалы гаиләне районның Йомагуҗа авылындагы муниципаль торакка урнаштырырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев