Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Сихәт»кә пешекчеләр, сөт комбинатына эшчеләр, комиссариатка контрактчылар кирәк (фотолар)

Бүген эш табу, эш эзләү әллә ни кыен түгел.

Белдерү- игъланнардан тыш «Работа в России- Россиядә эш» дәүләт порталында теркәлеп илебезнең теләсә кайсы шәһәрендә, авылында эш табарга мөмкин. Шулай да эш бирүче һәм эш эзләүченең күзгә-күз карап сөйләшүе күп сорауларны вакытында һәм компетентлы хәл итәргә мөмкинлек ул.

Актаныш-информБүген, мәсәлән, районыбызның технология техникумын тәмамлап кулларына диплом алган яшь белгечләр хезмәт һәм мәшгульлек үзәге үткәргән вакансияләр ярминкәсенә килделәр. Киров авылында урнашкан сөт комбинатының кадрлар бүлеге инспекторы Елена Алешкова, «Сихәт» кафесыннан Ойгөл Мирзашәрипова, хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов ярминкәдә катнашучылар белән очрашты. 

Актаныш-информАктаныш сөт комбинаты продукция җитештерүчәнлекне күпкә арттырырга җыена. Шунлыктан белгечләр, эшчеләргә дә ихтыяҗ зурая. Төргәкләүче, операторлар, машиналар юучылар, сөт цистерналы автомобиль йөртүчеләр, алмаш мастерлар, офис хезмәткәрләре һәм башка төр эшче-хезмәткәрләр кирәк. Елена Валентиновна әйтүенә караганда, комбинатка эшкә 18 яше тулган һәммә кешене ала алалар. "Хезмәт хаклары бездә начар түгел, премияләр, төнге эшләүләргә аерым түлибез", дип ышандыра эш бирүче. Сәнәгать оешмасындагы хезмәт шартлары белән кызыксынучы яшьләр үзләре турындагы мәгълүматны анкеталарга язып калдырды. Әлегә эшкә барырга теләк белдерүче күренмәсә дә, бәлки өйдәгеләр белән киңәшләшкәч кызлар Россия төбәкләренә, хәтта чит илләргә үз продукциясен озата башлаган комбинат коллективына кереп китәрләр.

Актаныш-информӘ менә шәхси эшмәкәр Ярмиеваның «Сихәт» кафесы даими эшкә пешекчеләрдән тыш, каникулда укучылар-студентларны да вакытлыча акча эшләргә чакыра. Кафе вәкиле Ойгөл ханым сменаларны эшчеләрнең теләгенә карап та көйлибез, җайлыйбыз, ди.

Актаныш-информРайон хәрби комиссары Ленар Сәмигулла улы исә махсус хәрби операциягә китүчеләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәмнәре, хезмәт хаклары белән таныштырды. 

— Хәрби контрактны 20 яшьтән 40 яшькәчә хатын-кызлар, 18 яшьтән 65 яшькәчә ир-егетләр белән төзибез. Армиядә хезмәт итү мәҗбүри шарт түгел. Вакансияләр ярминкәсендә генә түгел, военкоматның үзендә дә контракт төзүчеләрне кабул итәбез,- диде хәрби комиссар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев