Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

СУ КЕРГӘНДӘ:Күңелле яллар ачы кайгы-хәсрәткә китермәсен!(+ФОТОЛАР)

Җәй балаларның гына түгел, күпләрнең иң яраткан ел фасылы. Кояшлы иртәләре, ямьле табигате, татлы җиләкләре белән күңелгә якын бу чорны ничек яратмаска мөмкин? Ә колач җәеп су коену мизгелләре үзе генә дә ни тора?!

 Хәер, быел су коенырга яратучылар су объектларына эзне суытмый. Рәхәтен рәхәт, әмма су коенуның куркыныч яклары да юк түгел. Бу бигрәк тә балаларга кагыла.

 

Балаларны әти-әниләрдән башка гына су коенырга җибәрергә ярамый, дип еш кисәтәбез. Тик шулай булуына да карамастан, район территориясендәге зур сулыкларда, әти-әниләреннән башка гына су керүче бертөркем балаларны очратырга мөмкин. Сулыклар янәшәсендә "Су коенырга ярамый!" дигән белдерү такталары куелу да халыкны "туктата" алмый.

 

Инде менә су коену сезоны башлану белән 3 тапкыр махсус комиссия һәм "Актаныш-информ" хәбәрчеләре районыбыз сулыкларына күзәтү ясый.

"Сулыклар, елга инешләре була торып та, коенырга ярамыймыни?" диючеләр дә табылыр ул! Әлбәттә ярый, тик чамасын белеп, ипләп кенә, райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев