Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сыйфатлы юллар — хәвефсезлек нигезе

Район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә юллар ел әйләнәсенә төзекләндерелеп тора, өслекләренә вак таш һәм башка материаллар түшәлә.

Кыскасы, эшнең бер минутка да тукталып торганы юк. Әлегесе көнне Актаныш районында иң борчулы участок — М7 трассасына чыга торган яки Актаныштан Яр Чаллыга, Казанга бара торган юл. Актаныш белән М7 трассасын тоташтыручы бу юл хакында без укучыларыбыздан бихисап борчулы хатлар кабул итәбез. 

Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясовтан борчулы мәсьәлә хакында аңлатуын сорап мөрәҗәгать иттек:

— Актаныш — Пучы юлында авария хәлендәге участок барлыкка килде. М7 «Ырымбур — Мәскәү» трассасы безнең район аша үтә, 37 километр барлыгы. Аның реконструкциясе булу сәбәпле габаритлы йөк машиналары моннан үтә һәм юл катламын җимерә. Шул сәбәпле юлларга ремонт кирәк. Юл «Главтатдортранс» карамагында, республикакүләм дәрәҗәдәге. Киләсе елга ремонт башкарылачак. Район тарафыннан мөрәҗәгать җибәрелде. Быел исә «Татавтодор» оешмасы юлларга ямаулар ясаячак!


Юлларны төзекләндерүдә соңгы елларда республикада һәм районыбызда актив тормышка ашырылган программа-проектлар да ярдәмгә килә. Бу, әлбәттә, куандыра. Бераз сабыр итсәк, районыбыз юллары тигезләнеп, тәртипкә салынып бетәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев