Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сыйфат атнасы ахырында белгечләр Актаныш районында

Бөтендөнья сыйфат атнасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәре hэм муниципаль районнарда профилактик чаралар үткәрә.

2021 елның 15 ноябрендә Актаныш муниципаль районында эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән аралашу булды. Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре һәм сатучылар белгечләргә үзләренең сорауларын бирделәр. Алар арасында - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарның аерым нигезләмәләрен куллану һәм товарларның аерым төрләрен сату үзенчәлекләре. Белгечләр тарафыннан сыйфатсыз товарны сату очрагында кулланучыларның төп хокуклары һәм бурычлары аңлатылды. Чара барышында эшкуарларга проблемалы ситуацияләрне судка кадәр тәртиптә хәл итү вариантлары һәм юллары тәкъдим ителде.

Актаныш кулланучылары да игътибардан читтә калмады. Аларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары аңлатылды: «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сату кагыйдәләрен, аңа товарны ремонтлау яки алыштыру чорында, шул ук төп куллану үзенчәлекләре белән кулланучының таләпләренә кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы карары.

Чара үткәрү кысаларында кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр таратылды: «Кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алыштыру һәм кире кайтару хокукы», «Үрнәкләр буенча товарлар сату», «Интернет - сатып алу» һәм башкалар.

Реклама

Мондый күчмә чаралар Яр Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан даими рәвештә үткәрелә. Барлык теләүчеләр кулланучылар базары өлкәсендә килеп туган сораулар буенча кайнар линия телефонына (8 (8552)71-43-03 мөрәҗәгать итә алалар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Яр Чаллы территориаль орган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев