Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

“Сыйлы мәйдан”да Кышкы карнавал

Бүген Үзәк чыршы янында район үзәге оешмалары парадка җыйналды.

           Ленин урамы буйлап Кыш бабайлар, Кар кызлары, Кытай календаре хайваннары булып киенгән хезмәтчәннәр "Сыйлы мәйдан"га килде. Ленин паркы Яңа ел бәйрәменә махсус сыйлы мәйданга әйләнде- паркта татар халкының милли ашлары урын алган. Мәгариф оешмалары чәкчәк, өчпочмак, тутырылган каз , тавык , мичтә пешкән зур бәлеш, камыр, балык ризыкларын боздан ясап паркны сыйлы мәйданга әверелдерде. Татар гармуны, сандык, чигүле мендәрләр, самавыр да халкыбызның мәдәниятле, кунакчыллыгын күрсәтә. 

         Яңа ел бизәкле оешма автомобильләре узганда һәркем сокланып, тел шартлатып карап калды. 2022 ел символы- Юлбарыс битле ашыгыч ярдәм машинасы, Кыш бабай-машина, Кар бабай бүреген кигән техникалар, түбәсенә сыйлы табын әзерләнгән чәкчәкле "7"ле - һәрберсе оешмаларның иҗади якын килеп әзерләнүен күрсәтә.  

         Бәйрәмдә катнашкан барлык райондашларны Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итте. Кайткан кунакларны, балаларны, районда яшәүчеләрне Яңа ел бәйрәмнәрен күңелле һәм файдалы үткәрергә чакырды. Яңа ел каникулларының һәр көнендә спорт чаралары оештырылачак.

            Карнавалның икенче өлешендә командалар совет чоры , чит ил кино һәм мультфильмнары геройларына әверелеп райондашларны Яңа ел бәйрәме белән котлады. Спорт уеннарында көчләрен сынады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев