Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Табибларга кытлыкны “Максатчан уку” аша җиңеп булырмы?

Бүгенге брифингта үзәк хастаханәнең кадрлар бүлегеннән Гөлназ Гыйльметдинова районда табибларга кытлык булуын әйтте.

              Хастаханәгә төрле юнәлештә эшләүче 22 табиб кирәк. Югыйсә дәүләт тарафыннан авылга эшкә килүче медицина хезмәткәрләренә мөмкинлекләр дә зур.  "Земский доктор" дәүләт программасы нигезендә, авыл җирлегенә эшләргә кайткан табибларга 1 500 000 сум күләмендә ярдәм күрсәтелә. Яшь белгечкә 21534 сум “подъемный» акчасы түләнә. Ай саен хезмәт хакына өстәп 1794 сум акча түләнә. Уртача хезмәт хакы 60000-65000 сум. Актанышка кайткан табиблар торак белән дә тәэмин ителәләр. 

                     Район Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы урынбасары Сирина Шәехова яшь белгечләр өчен торак шартларын яхшырту программалары турында таныштырды. Сирина Фәнис кызы Актанышта яшьләргә төпләнеп яшәү өчен шартларның искиткеч булуын ассызыклады. Тәвәккәл парлар 30 яшьтә инде ике катлы йорт салып чыга хәзер. Дәүләт программалары аларга кыенлыкларсыз заманча, уңайлы яшәү мөмкинлеген ача. 
                  Брифингта Казан Дәүләт медицина университетының беренче курс студенты Мәрьям Әгъзамова максатчан юллама буенча укырга керергә ярдәм иткән өчен район башлыгы Энгель Фәттаховка рәхмәт әйтте. 

 

-    Мәктәптә бик тырышып укып, химия, биология фәннәреннән олимпиадаларда катнашып, БДИ балларын кирәкле дәрәҗәдә җыйсам да КДМУга укырга керүчеләр арасында конкурс бик югары иде. Максатчан уку программасы миңа табиб-педиатр булырга юл ачты,- дип, Мәрьям университетта уку турында сөйләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев