Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Тагын 184 кеше коронавирус йоктырган

2 ноябрьгә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 31 144 очрагы теркәлгән.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 184 яңа очрагы теркәлгән, чирне бар кеше дә аралашу юлы белән йоктырган.

«55 кеше хастаханәгә салынган, 129 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда — 112, Чаллыда — 21, Лаеш районында — 6, Бөгелмә районында 5 кеше чир йоктырган. Шулай ук Алабуга, Лениногорск һәм Түбән Камада дүртәр, Биектау, Зәй, Чистай районнарында өчәр, Аксубай, Әлмәт, Нурлат, Саба, Тукай төбәкләрендә икешәр һәм Азнакай, Актаныш, Әлки, Югары Ослан, Мамадыш, Минзәлә, Питрәч, Спас, Чирмешән районнарында берәр кеше авырый.

Реклама

2 ноябрьгә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 31 144 очрагы теркәлгән.

25 497 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 153 кеше савыккан.

Барлыгы 1 603 973 кешегә вакцина ясалган (артым — 25 620), шуларның 1 043 594е прививканың икенчесен алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев