Актаныш

Такталачык кызы Энҗе Габдуллина "Татар кызы 2022" финалисты

Халыкара «Татар кызы» бәйгесе- Матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәмендә Актанышыбыз данын яшь журналист Энҗе Габдуллина яклый.

          Энҗе 12 катнашучы белән бергә Республикакүләм "Татар кызы" финалына узды. 


         3-4 июнь көннәрендә Республикакүләм "Татар кызы 2022" бәйгесенең ярымфиналы үтте.

Бәйге дәвамында Татарстанның төрле төбәкләреннән җыелган кызлар интеллектуаль һәм иҗади яктан сыналдылар. Жюри тарафыннан сайлап алынган 12 финалист арасында Актаныш районы Такталачык авылында туып-үскән Энҗе Габдуллина да бар. Энҗебезне котлыйбыз һәм Актаныш талантлы сылуына уңышлар һәм мәртәбәле бәйгедә җиңеп чыгуын телибез. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: