Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районда чираттагы хуҗалыкны саталармы әллә?

"Наратлы" һәм "Башак" хуҗалыкларын районның хәлле эшмәкәрләре сатып алганнан соң, чиратта кайсы хуҗалык булыр дигән сорау күпләрне борчы. Бүген социаль челтәрләрнең берсендә Богады авылы турында борчылып язылган фикерләр бәян ителде. Билгесез автор язуынча, хуҗалык малларын сатып бетереп баралар. Әгәр шулай икән дистәләгән колхозчы эшсез калачак. Бу мәсьәләгә иртәгә яңа көн тугач, "Актаныш-информ" хәбәрчеләре төгәл җавап әзерләячәк. Безнең сайттагы яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Сорыйм әле (районнан)№427508 / 28.07.2021 22:31:45 Богадыга ни булган ул? Сатып җибәрәләрме? Сыерларын алып китеп бетергәннәр дип сөйлиләр, ОООларын банкротка чыгарып бар Богадыны эшсез, килемсез калдыралар диләр. Кая караган җитәкчеләре хуҗалык шул хәлгә төшкәнче? Район а/х идарәсе кая караган, нигә чара күрмәгән? Районның экономистлары кая караган, экономик хәле мөшкелләнү белән нигә главага әйтеп берәр чара күрдермәгән? Экономист нигә кирәк районга, а/х идарәсенә, алар аен айга хуҗалыкларның экономик-финанс хәлен анализлап, тикшереп, вакытында кисәтеп, вакытында ялгышларын төзәттереп тормагач җитәкчеләрнең? Мондый темп белән барса бар Актанышны сатып бетерерләр әле, күпме хуҗалык юкка чыкты, район үзәгендә күпме предприятие бар иде, алар юкка чыкты, кайберләре урлап та бетерделәр түрәләре. Мондый хәлгә кайчан чик куелыр? 

Реклама

https://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев