Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ташламалы язылу вакытында Шәбез һәм Калмаш халкы 30 данә «Актаныш таңнары»на язылган

10 апрельдән «Татмедиа» АҖ газета-журналларына ташламалы язылу башланып китте. Декада вакытында 2023 елның икенче яртыеллыгына районыбыз көзгесе- «Актаныш таңнары» газетасына 741 сумга гына язылып була. Инде Шәбез һәм Калмаш авылында яшәүчеләр бу мөмкинлектән файдаланып калырга өлгергән. Бу хакта безгә Чалманарат почта бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфинә Кашапова хәбәр итте.

         Чалманарат почта бүлекчәсе авыл халкын вакытлы матбугатка яздыруда алдынгылар рәтендә. Бүген аларның эш көнен туры китереп хат ташучыларның үзләре белән аралашып кайттык. 

Чалманарат авылына аяк басуга безне җирлек башлыгы Камил Әхмәтов каршы алды. Җитәкче буларак почта хезмткәрләренең эшчәнлегеннән ул канәгать.

- Бездә Саклык банкы юк бит. Почта кызлары газета-журналлар таратудан тыш авыл халкыннан коммуналь түләүләрне, салымнар җыялар, пенсияләр, субсидияләрне тараталар. Вакытлы матбугатка яздыруда да алар алдынгылар сафында. 2018 елда почта бүлекчәсенә төзекләндерү үткәрелгән иде, кечкенә генә бүлмәләре чиста, пөхтә, җылы.  Шулай да аларны яңа бинада күрсәе килә. Авылда почта бүлекчәсе өчен урын билгеләнде. Берәр дәүләт программасына кертеп яңа бина да төзетә алсак дип янып йөрибез.

            Почта үзәге Югары һәм Түбән Гәрәй, Калмаш, Шәбез, Чалманарат авылы халкына хезмәт күрсәтә. Барысы 173 хуҗалык исәпләнә. Шуларның 90ы даими төстә вакытлы матбугатка языла. Чалманаратның үзендә 67 өйгә "Актаныш таңнары" килә. Язылучыларның күбесе олы яшьтәгеләр. Ә менә яшьләрне газета-журналларга яздырту авыр, ди хат ташучылар:

- Барлык яңалыкны интернеттан белеп барабыз, дип язылмыйлар шул. Ә менә мин газетаны укырга бик яратам. Коллективыбыз дус-тату, бирегә эшкә килүемнең дә сәбәбе- газета-журналларны укырга яратуым белән бәйле. Район газетасында Актаныш яңалыклары гына түгел, республика, Россия яңалыклары да бар. Йокламасам йокламыйм, вакыт табып укып чыгам,- дип газетага булган хөрмәте турында сөйләде Чалманарат халкына почта таратучы Дилә Бәдертдинова.

"Актаныш таңнары" газетасы белән бергә халык "Ирек мәйданы", "Акчарлак", "Безнең гәҗит", "Татарстан яшләре", "Ватаным Татарстан", газеталарын, "Сөембикә", "Казан утлары" журналларын алдыра.

- Халыкка ташламалы язылу турында җиткердек. Калмаш һәм Шәбез авылларында 30 данәдә газета яздырдым инде. Ункөнлек тәмаланганчы тагын язылырлар дигән өмет бар. Бәясен кыйммәтсенгән кешегә менә дигән мөмкинлек инде бу,- ди 14 ел почта мөдире булып эшләүче Гөлфинә Кашапова. 

    Өлкән буын "Актаныш таңнары" газетасын "Игенче даны" булып чыккан вакытыннан ук алдыра. Камил Әхмәтов безгә тарихка әверелгән газета санын да күрсәтте.

1968 елда чыккан "Игенче даны" газетасында "Агыйдел" хуҗалыгының район бәйгесендә өченче урынны яулавы турында язылган.

Менә шундый тарихи фактларны саклаучы да әле ул район газетасы!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев