Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы нигә борчыла?

Авыл җирлекләрендә хисап җыеннары дәвам итә.

Бүген Татар Суыксуы авыл җирлеге авылы халкы 2021 елгы эшчәнлекне күздән үткәрде.
Авыл җыенында район Советы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габделхәев җитәкчелегендәге район вәкилләре катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина үз чыгышында Татар Суыксуы, Мари Суыксуы, Яңа Кормаш, Карт, Карач авылын берләштергән җирлектә яшүчеләрнең сулышын яктыртты.
Татар Суыксуы райондагы иң эре җирлекнең берсе. Күпләргә хас булганча, авыл картая, эш табу авыр. Район җирлекләре арасындагы рейтингта 2020 елда 19 урында булса, 2022 ел нәтиҗәләре буенча 15 урынга күтәрелгән.


- Эш яшендәгеләрнең үлеме, салымнарның вакытында түләнмәве, терлек баш саннарының кимүе безне артка сөйри,-ди Гүзәлия Хамматуллина.


Авыл җирлегендә 2021 елда 2 зур республикакүләм чара узды.  "Семык" бәйрәме һәм республикакүләм мәгариф хезмәткәрләре конференциясенең зона өлешендә авылдашлар олы әзерлек белән катнаша. Авылда мәдәният, спорт чараларына барлык оешмалар (ә алар Татар Суыксуында шактый) актив катнаша.
Авыл башлыгы авылдашларыннан үзара салым акчасын түләүгә аңлы карашта булуларын сорады. Нибары 500 сум акча түләп, дәүләттән миллионлаган суммада ярдәм алына. Шул акчага юллар карала, урамнар яктыртыла, су скважиналары тәртиптә тотыла һәм башка мөһим эшләр башкарыла. 


Авылда дин әһеленең булмавы да борчый авыл башлыгын. Мәчетнең бүген хуҗасы юк. Җеназа намазын укырга, соңгы юлга озату йолаларын башкарырга да кеше табу авыр. "Бу мәсьәләне бергәләп киңәшләшеп чишсәк иде"-, дип, авылдашларына мөрәҗәгать итте Гүзәлия апа.


Авыл җыенында ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды вәкиле Алмаз Нурлыев, район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Анжелика Хөсәенова чыгыш ясады.


Район Советы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габделхәев  Актаныш районының 2021 елдагы эшчәнлеге белән таныштырды. Татар Суыксуы авыл җирлегенең төрле яктан да бай җирлек булуын билгеләп үтте. Беренчедән, биредә ике милләт халкы- татарлар һәм марилар дус-тату яши. Икенчедән, авылларны бик матур, искиткеч бай табигать чолгап алган. Илшат Илфат улы авылларга хас проблемаларны да атады, аларны чишү өчен алып барылган программалар турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев