Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ТАТАР ЯМАЛЫСЫ АВЫЛЫНДА ДИНИ ЛАГЕРЬГА 32 БАЛА ЙӨРИ (фотолар)

Татар Ямалысы авылында Харисовлар гаиләсе дини лагерь оештырып җибәрде. Мәчет каршындагы лагерьга бүген 32 бала йөри.

Назыйл һәм Ләйлә Харисовлар Татар Ямалы авылында ислам дине кануннары буенча яшәүче үрнәк гаиләләрнең берсе. Уллары Галинур да әти-әни үрнәгендә дингә тартылып Чаллы шәһәрендәге "Ак мәчет" мәдәрәсәсендә гыйлем ала, 3 курсны тәмамлап, авылга җәйге каникулга кайтты. 

Хәзер Харисовлар бергәләп балаларга дини гыйлем бирә.

Лагерь 1 август көнне эшли башлады. Тәүге көннәрдә мәчеткә килүчеләр 25ләп булса, хәзер 32 бала көн саен дәрескә йөри.

Арада авыл балалары гына түгел, чит шәһәрләрдән әби-бабаларына кунакка кайтучылар да бар. Гарәп хәрефләрен язарга өйрәнү, авазларны дөрес әйтү, дога-аятьләрне ятлау белән беррәттән балалар өчен күңел ачу, уеннар оештырыла.

Көндезен тәмле сыйлар әзерләп тә сабыйларның күңелләрен күтәрә остазлар. 

Дини лагерь 10 августка кадәр дәвам итә.

Филиза Сәләхова фотолары. Бу хакта тулырак "Актаныш таңнары" газетасының 6 август санында укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев