Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Татар Ямалысындагы "Батырлар аллеясы" 420 мең сумга үзара салым акчасына төзелгән

Татар Ямалысы авыл җирлегенә яңа башлык булып Дамир Вәлиев билгеләнгәннән соң уңай үзгәрешләр күз алдында. Нәкъ авылның үзәгендә, мәдәният сарае янәшәсендә Батырлар аллеясы төзелеше белән бүген район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары танышты.

            “Батырлар аллеясы”нда бөек Ватан сугышында катнашкан һәрбер ветеранның исемен язып мәңгеләштергәннәр. Чик сакчысы булып хәрби хезмәт юлын узган  егетләр аллеяда махсус һәйкәл сафка бастырган. Шулай ук Әфган, Чечняда сугышында катнашучылар һәм Грузиядә кайнар бәрелешләрдә катнашучылар да онытылмый. Чернобыль һәлакәтендә катнашкан авылдашларның исемнәре белән дә биредә танышырга мөмкин.
               “Батырлар аллеясы”нда мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашында тәрбияви чаралар, бәйрәмнәр оештырыла. Авылның гаярь ир-егетләрен олылау, хөрмәтләү матур традициягә әверелгән.
                “Батырлар аллеясы” авылда яшәүчеләрнең үзара салым акчасына төзелгән. Дамир Вәлиев әйтүенә караганда барлык төзелеш эшләре өчен 420 мең сум акча тотылган. 
                Район башлыгы Энгель Фәттахов Ямалы авылы халкының, җирлек җитәкчелегенең эшчәнлеген башка авыл җирлекләренә өлгегә куйды. 

 

-    Үзара салым акчасының республикадан 4 тапкыр артып кайтуы җирлекләргә зур финанс ярдәме ул. Бүген халыктан акча җыю гына түгел, бу акчаларны үзләштерү мөһим. Кулыгызда мондый мөмкинлек булганда сезгә эшләргә дә, эшләргә, хөрмәтле җитәкчеләр,- диде Энгель Фәттахов авыл башлыкларына.
 

         

Реклама

  Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова 30 октябрьдән районда авыл җыеннары башланып китүен, Татар Ямалысы кебек үрнәк җирлек җитәкчеләренең халык алдында йөзе якты булуын искәртте, башкаларны да үзара салым акчасын үзләштерүгә җитди карарга чакырды. Рәйхан Флүс кызы 2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын үткәрәчәкбез, бу олы юбилей елына хәзердән үк әзерлек эшләрен алып барырга, Бөек Җиңүгә багышлап ачылган һәйкәлләргә тыл ветераннарының да исемлеген язу кирәклеген әйтте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев