Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ТАТАРСТАН ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ: Мәктәп укучыларына бирелә торган 10 мең сум акчага гаризалар әзер

Дәүләт хезмәтләре порталында Татарстан укучыларының ата-аналарының шәхси кабинетларында 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган август түләүләренә автомат рәвештә тутырылган гаризалар барлыкка килде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр итә.

          Дәүләт хезмәтләре порталында Татарстан укучыларының ата-аналарының шәхси кабинетларында 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган август түләүләренә автомат рәвештә тутырылган гаризалар барлыкка килде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр итә. Гаризаларны тутыру өчен 16 яшькә кадәрге балалар өчен пенсия фондының узган елгы түләүләре барышында җыелган мәгълүмат кулланылган. Ата-ана исеменнән гариза, бала турында мәгълүмат- исем-фамилиясе һәм СНИЛСы, шул исәптән туу турында ЗАГС мәгълүматлары, акча күчерү өчен счет реквизитлары.
              Ата-аналарның төп бурычы - барлык мәгълүматларның дөреслеген тикшерү. Быел бәлки кемнеңдер фамилиясе яки телефоны үзгәргәндер,бу вакытта мәгълүматларны төзәтергә кирәк. 15 июльдә гариза пенсия фондына килеп керә һәм белгечләр тарафыннан каралачак. Барлык түләүләр августтан башланачак.
            Балалары алты яшьтән 18 яшькә кадәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән 23 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар әлеге ярдәмне алырга хокуклы.  Гаризалар октябрь ахырына кадәр кабул ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев