Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Эрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде

Бүген иртә белән Төркиядә 1939 елдан бирле иң көчле, 7,7 магнитудалы җир тетрәү булды. Бу хакта Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган коткару эшләрен координацияләү үзәгендә әйтте. «Хәзерге вакытта 912 кеше һәлак булган, 5 385 кеше яраланган. 2 470 кешене коткарганнар», - диде ул.

 

 

Хәзер һәлак булучыларның төгәл санын фаразлау катлаулы, диде Төркия Президенты. Илнең төрле шәһәрләрендә 2 818 бина җимерелгән.

Искәртик, Төркиянең үзәк өлешендә 4.17 сәгатьтә җир тетрәде. Белгечләр мәгълүматлары буенча, көчле җир асты тирбәнешенең үзәге миллионнан артык кеше яши торган Газиантеп шәһәреннән 25 км ераклыкта булган. РФ Президенты Владимир Путин Россиянең Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәү китергән зарарны бетерүдә ярдәм итәргә әзер булуы турында әйтте. Шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Эрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев