Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышта 10000 мең сумны алучылар бар

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган түләүне бирә башлады.

             Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, 1941-1945 еллар вакыйгаларында турыдан-туры катнашкан гражданнарга         10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче бу акчаны пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә апрель аенда ук күчерә.
               «Татарстанда Җиңү көненә ел саен бирелүче әлеге түләүне 438 ветеран алачак. Түләү Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагындагы мәгълүматлар нигезендә гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка башкарыла», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасыбуенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин. 
                 Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм сугышта катнашучыларга бер тапкыр түләнә торган түләүләр Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «Гражданнарның кайбер категорияләренә Җиңү көненә еллык акчалата түләү турында» 2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев