Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Татарстанда Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары акчалата бүләкләнәчәк

«Президентыбыз карары белән быелдан башлап олимпиада җиңүчеләренә 200 мең сум, ә призерларга 100 мең сум түләнәчәк», — диде министр.

                                     Татарстанда Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар акчалата бүләкләнәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

                                     «Президентыбыз карары белән быелдан башлап олимпиада җиңүчеләренә 200 мең сум, ә призерларга 100 мең сум түләнәчәк. Олимпиадаларга матди яктан да, мораль яктан да Хөкүмәтебез, Президент тарафыннан хуплау бар», — диде министр.

                                     Илсур Һадиуллин олимпиадаларда җиңүчеләр саны буенча Татарстанның Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала Россиядә өченче урында булуын искәртте. Былтыр республиканың 211 укучысы җиңүче һәм призер булган.

                                     Илсур Һадиуллин әйтүенчә, татар, чуваш, мари һәм башка телләрдән олимпиадаларда җиңүләр эчке имтиханда исәпкә алына.  

                     Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәгариф Мәгариф яңалыклары Мәгърифәт Бу файдалы Яңалыклар Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан яңалыклары Мәгариф хәбәрләре