Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Татарстанда кайсы һөнәр ияләре бик кирәкле?

Бик кирәкле белгечләргә югары хезмәт хакы вәгьдә ителә.

Машина йөртүчеләр, инженерлар, табиблар һәм шәфкать туташлары — Татарстанда хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр. Бу хакта журналистлар белән булган очрашуда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

— Хезмәт базарын өйрәнгәч, иң беренче чиратта, инженерлар, электр — газ белән эретеп ябыштыручылар, машина йөртүчеләр, шулай ук төзелеш тармагындагы һөнәрләр-штукатурчылар, арматурчылар, монтажчылар, ташчылар кирәклеге сизелә. Социаль өлкәдә-табиблар, шәфкать туташлары, мәктәпкәчә белем бирү педагоглары җитми. Шулай ук инженерлар һәм агрономнар иң кирәкле һөнәрләр рейтингында өченче урынны били, — дип билгеләп үтте спикер.

Зарипова Россия хезмәт базары бик тиз үзгәрә дип өстәде. 

— Программистлар җитми. Эш бирүчеләр әлеге вакансияләр буенча килүчеләр аз, дип белдерә, — дип хәбәр итте Зарипова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев