Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Татарстандагы тарифлар ничә процентка артачак?

Тарифлар максималь рәвештә Татарстанның 60 муниципалитетында артачак

Дәүләт Советының 21 нче утырышында төп чыгыш Премьер-министр Алексей Песошинныкы булды. Ул депутатлар алдында республика хөкүмәте эшчәнлегенә бәйле хисап тотты.

Алексей Валерьевич сүзләренчә, быел Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү күп дигәндә 4,4 процентка артачак. 

“Барлык коммуналь хезмәтләргә дә безнең бәя арту лимиты бар. Быел бу 4,4 процент. Аерым карарлар нигезендә бу чикне өстәмә 3 процент итү мөмкинлеге бар”, - диде Премьер-министр. 

Тарифлар максималь рәвештә Татарстанның 60 муниципалитетында артачак. Бигрәк тә чүп түгүгә бәяләр үсә, ди Песошин. Калган 853 муниципалитетта яшәүчеләр җиңел сулый ала: аларда тарифлар арту 4,4 проценттан узмаячак. 

Лилия Локманова

Shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев