Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Теләкәй почта бүлекчәсендә эшләүчеләр: Авыл халкы ташламалы язылуны көтеп тора

Газета-журналларга язылырга санаулы гына көннәр калып бара. Иртәгә ташламалы язылуның соңгы көне. Теләкәй почта бүлекчәсендә эшләүче хат ташучылар авыл халкы ташламалы язылуны көтеп тора,ди.

                    Теләкәй почта бүлекчәсе мөдире Алмазия Әбүдәрова әлеге хезмәтендә бишенче ел эшли. Ул Теләкәй авылы халкына газета-журналлар да тарата. 


- Кызганыч, газета-журналларга язылучылар көннән-көн кими. Даими укучыларыбыз олыгая. Әбиләр арасында "Күзем күрми башлады", дип язылмый башлаганнары бар. Яшьләр яңалыкларны интернеттан укый. 2022 елның икенче ярты еллыгына "Актаныш таңнары" газетасына Теләкәйдә 35 кеше язылды, бу сан башка еллардагыча калды, дип бүгенге вәзгыять белән таныштырды Алмазия.

 

             Шәрип белән Мерәс авылы халкына Илсөяр Яппарова, Иске Җияшкә Ирина Якупова почта хезмәте күрсәтә. Газета-журналларның бәяләре арту да язылучылар санын киметкән. 

              Алмазия Әбүдәрованың гаиләсендә газета- журналларны яратып укучылар яши. Кайнанасы Раушания апа һәр газетаны саклап, җыеп бара. "Актаныш таңнары" газетасын әти-әниләре дә алдырган, хәзер үзе дәү әни булгач та вакытлы матбугаттан башка тора алмый. 


 

- "Актаныш таңнары" газетасын көтеп алабыз. Башка газета-журналларны да яратып укыйбыз. Район газетасын "Игенче даны" булып чыкканда да бер-беребезнең кулыннан тартып алып укый торган идек. Газетада тагы да күбрәк яңалыклар язсагыз бик рәхмәтле булырбыз,- дип, теләкләрен җиткерде Раушания Әбүдәрова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев