Актаныш

Теннисчылар авыл районнары арасында 2 урын яулады

9-13 ноябрьдә Казанда өстәл теннисы буенча 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Татарстан беренчелеге ярышлары бара.

Актаныш спорт мәктәбе теннисчылары авыл районнары арасында мактаулы 2 нче урынны яулады. Марат Солтанов, Булат Шәкүров, Данил Харисов, Риназ Садертдинов,Рүзәл Салихов теннис серләренә остазлары Булат Солтанов җитәкчелегендә өйрәнә. 

Уңышларыгыз белән котлыйбыз, егетләр!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: