Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Әти йөрәге – таудан өлкән!

Халкыбызда “гаилә–тормыш нигезе, балалар–көзгесе” дип халык юкка гына әйтмиләр шул. Чираттагы Актаныш районы Әтиләр советы утырышы Такталачык авылының төп гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылды. Монда балалар тәрбияләү һәм әлеге процесста гаилә башлыкларының роле турында җитди сөйләшү булды. Хәзерге вакытта барлык авыл җирлекләрендә мондый берлекләр популярлаша. Әлеге чара барышы белән безнең иҗади төркем дә танышып кайтты.

                                                       Иң тәүдә катнашучыларны белем учагында каршы алу, аларны теркәү узды. Алга таба биредәге фойеда кул эшләре күргәзмәсе белән таныштык, балалар һәм әтиләр иҗаты, берсеннән-берсе матур, гүзәл ясалган кул эшләре тәкъдим ителгән иде. Мәктәп музеендагы экскурсия аркылы авыл, бу төбәкннең чал, бай тарихына сәяхәт кылдырды.


                                                       Хәзерге заманда күп кенә гаиләләрдә бала тәрбияләү эше хатын-кызга йөкләнгән. Әлеге гаиләләрдәге күп кенә аталар һәрвакыт эштә, алар эштән бушый алмый, өйләренә кайткач та бала тәрбияләү белән мәшәкатьләнеп тормыйлар. Кызганыч, ялгыз аналар да арта бара... Проблемалар да шактый. Әлбәттә, чишү юллары да бар!
Актаныш муниципаль районы Әтиләр советы рәисе Рамил Сәлахов, Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең Әтиләр советы җитәкчесе Айнур Әюпов, Актаныш  районының Такталачык табиблык амбулаториясе җитәкчесе, гомумпрактика табибы, табиб-нарколог–Ленар Минхуҗин, урындагы мәктәп директоры әтилек статусында үзеңне ничек тотарга, балаларны үстерү тәҗрибәләрен уртаклаштылар. Районның Юл хәрәкәте иминлеге җитәкчесе Лена Фазлыеваның чыгышы да зур кызыксыну белән кабул ителде, катнашучылар тын алмыйча тыңладылар.

                                                       Кызганыч, аяныч хәлләр дә булгалый. Кешелеклек тормышын эчкечелек, спиртлы эчемлекләр “өстен аска китерә”... Күп кенә очракта бу яшьли өзелгән гомер, янгын хәвефләре белән тәмамлана. Бу очракта профилактика, ә начар күренешләргә, вакыйгаларга дучар булучыларга реабилитация мөһим.
Ленар Сәүбән улының тормыш юлына, гаиләсенә багышланган мини-фильм күрсәтелде. Хатыны вафат булган, ул 2 сабый тотып калган. Ләкин язмышка буйсынмаган. Улы Булат, кызы Элина да медиклар, династияләрен дәвам итәләр. Матур итеп үстергән аларны.


                                                       Совет утырышы, мәктәп укучылары Руфинә Нурисламова һәм Чулпан Гайсинаның “Чишмә башы” җырлары белән дәвам итте.
Ахырдан лаеклылар бүләкләнеп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Әтиләр советы