Актаныш

Тимераяк кирәк монда- таеп егылып фаҗига килеп чыкмасын!

"Яшьлек" яшьләр үзәгенә илтә торган җәяүле сукмагы калын боз катламы белән капланган. Өстәвенә шоп-шома, боз сараендагы шуу мәйданы диярсең.

Ә бит шушы сукмактан көненә йөзләрчә кеше үтә- Актанышның икенче санлы мәктәбе, Игелек үзәге, Балалар иҗат үзәге, кибетләр, теш дәвалау поликлинасына баручылар... 

Ни өчендер тагын битарафлык белән очрашабыз. "Актаныш-информ"ның ВК битенә хатны язучы да бу хакта ачыргаланып хәбәр иткән. 

Юл караучыларның боз вату, чистарту, мөмкинлеге булмагач, өмә оештырырга кирәктер бәлки. Сез ничек уйлыйсыз?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: