Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Тиздән- Җиңү бәйрәме: Яңа Әлем мәктәбе укучылары һәйкәл тирәсен тәртипкә китерде (фоторепортаж)

Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршы алырга җыенабыз. Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә батырларны хөрмәтләп куелган һәйкәлләрне, алар урнашкан бакча-паркларны тәртипкә китерү өмәләре дәвам итә.

          Яңа Әлем җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә бик матур, эчтәлекле һәйкәл-постамент куелган,

аның тирә-ягын ел саен мәктәп укучылары җыештыра. Бүген иртә белән бу истәлекле урынны 7 сыйныф укучылары тәртипкә китерде. 

            Гөлшат Хәмидуллина җитәкләгән сыйныф укучылары һәйкәлнең тирә-ягындагы чүпләрне җыйдылар, корыган үләннәрне тырмаладылар.

Күренеп тора, укучыларга бу эш ошый, укытучылары әйтүенә караганда эшкә карышып тормыйлар. Тырышып эшлиләр, эшләгәннәренең нәтиҗәсен күреп үзләре дә сөенәләр.

            Яңа Әлем укучылары волонтерлыкка бик уңай карашта. Авылдагы өлкәннәргә һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Мәктәптәге тугыз сыйныфка ярдәмгә мохтаҗ авыл өлкәннәре бүлеп бирелгән. Җиденчеләр тыл ветераны Фирүзә Шәйхиеваны шефлыкка алган. 

- Өлкәннәрнең өйләренә барып ихаталарын, бакчаларын җыештырабыз, чүпләрен түгәбез. Өлкәннәр белән аралашу бик ошый. Алар безгә яшь вакыттагы вакыйгаларын, гомер юллары турында сөйлиләр. Кызыклы итеп сөйләгәч, тыңлавы да рәхәт, -ди Юлия Муллахмәтова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев