Актаныш

Тиздән Өлкәннәр көне: Бүгенге вәзгыятькә бәйле якынча чаралар планы әзер

Бүген район хакимиятендә узган брифингта журналистларны 1 октябрьдән старт алачак Өлкәннәр ункөнлегенең планы белән таныштырдылар.

         Район ветераннар оешмасы рәисе Нурулла Нурлыев районда, авыл җирлекләрендә бер генә өлкән кеше дә игътибардан читтә калмасын иде, диде. 
        Районда узачак чараларга бары сау-сәламәт өлкәннәр генә чакырыла. Бүгенге коронавирус авыруы белән килеп туган вәзгыять катгый саклануны таләп итә. Шул сәбәпле район җитәкчелеге белән килештерелгән чаралар планына да үзгәреш керергә мөмкин. 

 

                    Ункөнлеккә планлаштырылган чаралар түбәндәгеләр:
 

1 октябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә иртәнге 9.00 сәгатьтә өлкәннәр арасында шахмат ярышы планлаштырыла;


2 октябрьдә Актанышта, Татар Суыксуы һәм Пучы авылларында көзге ярминкә узачак; 


4 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә өлкәнәр белән район җитәкчелеге очраша;


4 октябрьдә Актанышның икенче санлы мәктәбендә компьютер грамоталылыгы буенча бәйге оештырыла. Вакыты-14.00 сәгатьтә;


5 октябрьдә, 9.00 сәгатьтә технологик техникум базасында автомобиль йөртүчеләр конкурсы;


7 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә Җәмиг мәчетендә мөселман хатын-кызлар белән очрашу; “Игелек үзәге”ндә өлкәннәргә юридик ярдәм күрсәтелә; үзәк китапханәдә өлкән яшьтәге каләм әһелләре белән әдәби кичә.


Ункөнлек кысаларында мәгариф оешмалары тарафыннан күптөрле чаралар оештырыла. Балалар белән тематик сыйныф сәгатьләре, рәсем конкурслары, волонтерлык ярдәме, котлаулар- барысы да өлкәннәр ункөнлегенә багышланачак. 


Ункөнлеккә кагылышлы яңалыклар булуга aktanysh-rt.ru сайтында хәбәр итәчәкбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: