Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Бүгеннән юлларны төзекләндерү башланды: Салих Хөснияров урамындагы чокырларны ямыйлар

Алдагы язмаларда хәбәр иткәнчә, бүген район хакимиятендә башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов катнашында брифинг узган иде.

               Анда көн кадагындагы мөһим мәсьәләләр күтәрелде.

                 Брифингта төп сөйләшү нигездә чисталык икеайлыгы һәм язгы ташу вакытына әзерлек турында барды. Брифингта әлеге чараларга җаваплы оешма-предприятие җитәкчеләре дә башкарыласы эшләр турында сөйләде.


               Очрашудан файдаланып, Рөстәм Ильясовка барлык Актаныш халкын борчыган сорауны бирдек. Салкын кышны кичкән Актаныш юллары язга алама киемнән аяк баса. Тегендә чокыр, монда тишек- ямап кына бетер. Бигрәк тә машиналар ташкыны еш агыла торган юллар куркыныч, авария хәлендә. Үзем көн саен эшкә бара торган үзәк Актаныш белән 57 бистәне тоташтыручы Салих Хөснияров урамындагы чокыр-чакырлар кайчан ямалачак дигән соравыма, җитәкчеләр, "Көн кояшлы тора икән, бүген-иртәгә үк төзәтәбез!" дип вәгъдә биргән иде.

Реклама

            Син күр дә, мин күр- инде куанычлы фотохәбәрләр килеп иреште. "Актаныш юллары" АҖ юл төзүчеләре төштән соң төзекләндерүгә тотынганнар. Барлык шартлар, кагыйдәләрне төгәл үтәп, чокырларны чистартып, эченә таш түшәп, асфальт салу эше башланган. 


                  Бүген бәяләр котырып үскән вакытта, хәләл акчаңа сатып алынган машинаңны ватык юлдан бер дә чаптырасы килми. Иң очсыз тәгәрмәч куйдыру да 3 мең сумга баса, ди шиномонтаж хезмәткәрләре. 
                Ә юл төзәтүчеләргә, әлеге эшне оештырып, башлап җибәрүчеләргә зур рәхмәт! Эшегез уң булсын! Юлларыбыз келтерәп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев