Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Тугыз ел сайлау комиссиясе рәисе булып эшләүче райондашыбыз: Сайлаулар ачык һәм легитим узсын

2015 елда Актанышның 57 нче бистәсендә аерым сайлау участогы ачылды. 1474 сайлаучысы булган 2831 нче сайлау участогына рәис итеп Актаныш районы башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова билгеләнде. 8 сентябрь, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау көне алдыннан Айгөл Галимҗанова белән әңгәмә кордык. Тугыз ел сайлау комиссиясе рәисе булып эшләүче райондашыбыз «Сайлаулар ачык һәм легитим» узсын дигән теләктә.

2831 нче сайлау участогында кызу эш кайный. Айгөл Галимҗановадан ни өчен сайлау участогы рәисе булырга карар кылуы турында сорадым.

- 2015 елда 57 бистәдә сайлау комиссиясе ачылганнан бирле сайлау комиссиясе рәисе булып эшли. Ул вакыттагы район башлыгы тарафыннан сайлау комиссиясе рәисе булырга тәкъдим булгач, куркып та куйдым. «Айгөл Рәдисовна, син тәвәккәл, эшчән һәм төгәл», дигәч, ризалаштым.

- Сайлау комиссиясе рәисе вазыйфасына килгәндә нинди максатлар куйган идегез?

- Элек сайлау комиссияләре турында төрле фикерләр йөри иде. «Нигә мин сайлауга барырга тиеш?», «Бармыйм, анда барыбер безнең өчен сайлап куялар» кебек фикерләрне ишетә идек. Минем халыктагы шушы негатив фикерләрне бетерәсем килде. Хәзер мин төгәл әйтә алам,  сайлауларга карата негатив карашлар елдан-ел азая. Чөнки кешеләр сайлау комиссиясенең эшчәнлеген үз күзләре белән күреп тора. Сайлауларның чиста икәненә ышанып рәхмәт әйтеп чыгып китәләр. Бездә сайлаулар чиста һәм үтә күренмәле уза. Видеокамералар куелган, онлайн трансляция алып барыла. Алдашулар кебек куркыныч эшкә бүген беркем дә бармый, өч бала анасы буларак та әйтәм, ниндидер закон бозып сайлаулар уздырырга  минем башым икәү түгел бит. Сайлаулар кешеләрнең киләчәге хәл ителә. Безнең Актаныша төрле халык яши, әмма безне уртак бурыч берләштерә - илдә сайлаулар ачык һәм легитим булсын. 

Сайлауларны оештырганда сезнең вазыйфагызга ниләр керә?

Сайлау комиссиясе рәисенең төп вазыйфасы- сайлау процессын төгәл һәм ачык алып бару. Комиссия рәисе башка комиссия әгъзалары белән бөтен эшне дә башкара,  графиклар төзибез,  исемлекләрне барлыйбыз, бюллетеньнар китерәләр, аларны урнаштырабыз.  Видеокүзәтү җайланмалары куйдырабыз. Гомумән комиссия нинди эш алып бара, комиссия рәисе барысы өчен дә җавап бирә.

Сайлау комиссияләре әгъзалары- актив гражданлык позициясе булган гражданнар, сайлаулар барышында сайлау процессын үтә күренмәле итәргә булышалар, барлык процедураларның үтәлешен күзәтәләр. Үзегезнең комиссия әгъзаларына ышанасызмы? 

Мин аларга үземә ышанган кебек ышанам, шулай булмаса, эшчәнлекне алып барып булмый. 

Комиссия нинди һөнәр ияләреннән һәм партия тарафдарларыннан формалашкан?

Комиссия составында укытучы, баш хисапчы, коммуналь хуҗалык хезмәткәре, пенсионерлар бар. Алар «Бердәм Россия», «КПРФ», «ЛДПР», «Гадел Россия» партияләре әгъзалары, арада оешма тәкъдим иткән һәм  яшәү урыныннан тәкъдим ителгән әгъзалар да бар.

 

 2831 нче сайлау участогы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның башлангыч мәктәбе бинасында урнашкан. 8 сентябрь, Татарстан Республикасы  Дәүләт Советына депутатлар сайлауда 1474 граждан үз тавышын бирәчәк, аларның 28-е сайлауларда беренче тапкыр катнаша. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев