Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Украинадагы хәрби хәрәкәт вакытында Актаныш егете һәлак булды

Актаныш районы егете Украинада барган махсус хәрби операция барышында һәлак булган. Бу хакта бүген район башлыгы Энгель Фәттахов хәбәр итте.

Мосолов Сергей Александрович 1989 елның 21 февралендә Мари Суыксу авылында дөньяга килгән. Александр абый белән Алфира апаның 4 нче баласы, төпчек уллары иде ул. 
1996 елда 1 сыйныфка укырга керә. Мәктәптә белем алу дәверендә физика, математика, мари теле буенча олимпиадаларда катнашып алдынгы урыннарны яулый. Мәктәпне 2006 елда көмеш медальгә тәмамлый. Шул ук елны Казан хәрби училищесына укырга керә. Аны Кызыл дипломга тәмамлаган егет, 2010-2011 елларда хәрби хезмәткә алына һәм лейтенант званиясендә укыту-танк ротасын җитәкли. 
2020 елда хәрби хезмәтне, капитан званиясендә, контракт нигезендә дәвам итә,  тпнк взводын җитәкли. 
Ватанны саклауда һәлак булган райондашыбызның урыны җәннәттә булсын. Район хакимияте каһарман егетебезнең якыннарының, туганнарының, дусларының авыр кайгысын уртаклаша. 
Сергей Александрович белән хушлашу, шушы көннәрдә, Суыксу җирлегендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев