Актаныш

Уразай авыл җирлеге Башкарма комитетында яңа җитәкче- Ленар Шәйхразыев

Бүген Уразай авыл җирлегенә яңа җитәкче Ленар Шәйхразыев билгеләнде.

      Ленар Йосыф улы 1995 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Икенче югары белемен Уфа дәүләт нефть-техник университетында читтән торып укып ала. 2000 елдан 2021 елга кадәр Актаныш районындагы нефть табу оешмаларында хезмәт куя.


       Гаилә хәле-өйләнгән, хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.


       Ленар Йосыф улына яңа эшендә уңышлар, Уразай авылы халкы белән аңлашып, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып  хезмәт куюын теләп калабыз. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: