Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Вахитов урамында бәйрәм: Олы юлны заманча утлар яктырта

Актанышның Вахитов урамы бүген яктылыкка күмелде.

                 1134 метр тәшкил иткән Вахитов урамында заманча электр утлары балкып тора бүген. Үзәк хастаханә, базар артындагы олы юл бу. 


                Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин бу хакта хәбәр иткәндә, "Минем өчен бәйрәм көн бүген!", диде. Халык белән очрашуларда Актаныш урамнарының яктыртылмаганнары берәү түгел, дистәләгән икәнлеге ел саен әйтелеп торылды. Без журналистлар да бу хакта җитәкчеләрдән еш сорыйбыз, проблемалар чишелешен тизләтүне таләп итәбез. (Кайчагында уйлап та куясың, Актанышның төзеклеген тәэмин итү өчен әллә бер түгел, ә 3 башлык кирәкми микән дип.)
              Илнур Хуҗин Вахитов урамын яктырту эшләренең чыгымнарын саннарда атамады. Әмма урам утларын урнаштыруга үзара салым һәм дәүләт программалары аша кайткан акчалар тотылуын әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев