Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТКА ХӨРМӘТ - ЯШЬТӘН ҮК!

Бүген «Актаныш-информ» сайтында узган конкурс җиңүчеләрен бүләкләдек.

           Районыбыз сулышының көзгесе булган “Актаныш таңнары” газетасының “Актаныш-информ” сайты веб-мөхәррире Ләйсән Газизова даими рәвештә райондашларыбыз арасында төрле кызыклы һәм күңелле онлайн рәвештәге чаралар оештырып тора. Чираттагысы Яңа 2023нче ел уңаеннан “Яшел чыршым, басып торчы, өйнең түрендә!” исемле бәйге иде. Биредә яшь якташларыбыз зур активлык белән катнашты, конкурсның шартлары да җиңел һәм бик гади куелган иде.

           Әлбәттә, төп максат итеп: яшь буыннны вакытлы матбугат басмаларын укуга, аларны хөрмәт итүгә тарту булды. Ахырдан тавыш бирү оештырылды. Барлыгы 27 бәйгечебез ачыктан-ачык тавыш бирү платформасына чыгарылган иделәр. Ни кызганыч, 3 катнашучы, катнашырга соңрак теләк белдерүләре сәбәпле максатларына ирешә алмадылар.
Бүген, ниһаять, безнең иҗади төркем районыбызның “Әтәчкәй” балалар бакчасын йөрүче Айлина Галиева һәм Милана Камалованы, Актанышның 2 нче санлы мәктәбендә укучы Сылу һәм Ләйсән Галиеваларны тәбрикләде. Веб-мөхәрриребез, конкурсны оештыручы Ләйсән Глүс кызы бүләкләү мизгелләрендә “Актаныш таңнары” газетасы тарихы

, бүгенгесе хакында тасвирлап сөйләде, иҗат итәргә, мәктәп укучыларын – яшь хәбәрчеләр сафын тулыландырып , газетабыз аша җирлегебез яңалыкларыннан хәбәрдар булырга өндәде. Җиңүчеләребезгә матур бүләкләр тапшырылды, алар ихлас шатланды.

             Иске Кормаш балалар бакчасы мөдире Рәмзия Латыйпова редакциябезгә тәрбияләнүчесе, нәни Хәят Мәрданова өчен бүләкне алырга килгән иде . Рәмзия Мирзасәлих кызы “Актаныш таңнары” авылдашлар арасында да бик популяр һәм абруйлы басма булуын, язылу декадасында хезмәттәше Ләйсән Гарифуллинаның аш сервизы отуы турында да куанычы белән уртаклашты.


          Пучы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни егет Альмирга да бүләгебез бар, дуслар. Аны тиздән тапшырачакбыз.


          Алга таба да башка тематик конкурсларыбызда да актив булуыгызга өметләнәбез, иптәшләр!


Ю.НИЗАЕВ, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев