Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Владимир Путин 2023 елны Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан итте

Президент Владимир Путин 2023 елны Педагог һәм остаз елы дип игълан итү турындагы Указга кул куйды.

                   Әлеге карар «педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең аерым статусын тану максатларында» кабул ителде. Президент хөкүмәткә Педагог һәм остазлык елын үткәрү буенча оештыру комитеты төзергә, еллык чаралар планын булдырырга кушып йөкләмә бирде. 

               2007 елдан башлап президент үзенең карары белән алдагы елга теге яки бу темага җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә. 
               Беренче тапкыр 2008 ел Россиядә Гаилә елы буларак үтте. 2021 ел Фән һәм технология елы иде. 2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирас елы дип игълан ителде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев