Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Владимир Путин: Федераль Җыенга һәр юллама - киләчәккә караш

Федераль Җыенга еллык юллама тексты төбәкләргә сәфәрләр барышында да формалаша

Федераль Җыенга еллык юллама тексты төбәкләргә сәфәрләр барышында да формалаша. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин бүген әбәр итте.

«Мондый гамәлләр программасы, тәгаен чаралар төбәкләргә сәфәрләр, эшчеләр, гражданнар һәм оборона заводлары инженерлары, укытучылар, табиблар, галимнәр, волонтерлар, күп балалы гаиләләр, эшмәкәрләр, герой-фронтовиклар, Россия Кораллы Көчләре солдатлары белән турыдан-туры сөйләшүләр барышында да формалашты», – диде Россия Президенты Федераль Җыенга еллык юлламасы белән чыгыш ясаганда.

Путин әйтүенчә, мондый чаралар алдан әзерләнсә дә, халыкның реаль ихтыяҗлары, мәнфәгатьләре шундый сөйләшүләр барышында ачыклана. Президент күп кенә идеяләрнең зур иҗтимагый эксперт форумнарында да тәкъдим ителгәнен искәртте. Гражданнар тәкъдимнәре, аларның омтылышлары бүген яңгыраячак проектларның нигезенә салыначак, дип белдерде.

«Федераль Җыенга һәр юллама – иң элек, киләчәккә караш. Бүген сүз безнең планнар турында гына түгел, илнең ышанычлы үсеше өчен мөһмм булган стратегик бурычлар турында да», – диде Путин.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/vladimir-putin-federal-yenga-har-yullama-kilacakka-karas-5883847

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Актаныш-информ"