Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Хәрби ВУЗ вәкилләре Актаныш яшьләренә: Сез безгә килмәсәгез, без сезгә киләбез (видео һәм фото)

Бүген “Яшьлек» яшьләр үзәгендә Воронеж шәһәрендә урнашкан Н. Е. Жуковский һәм Ю. А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясе вәкилләре районыбызның IX-XI сыйныф укучылары белән очрашты.

                 Хәрби патриотик чарада район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашты. 

               Е. Жуковский һәм Ю. А. Гагарин исемендәге Воронеж Хәрби-һава академиясе вәкиле, подполковник Алексей Колтаков егетләр белән очрашуны “Сез безгә килмәсәгез, без сезгә киләбез”, дип башлады. Болай дип әйтүнең үз сәбәбе бар.  Воронеждагы Россия Кораллы көчләренең иң абруйлы уку йортында 7500 курсант укый. Шуларның 14-е генә Татарстан Республикасыннан, ә быел нибары 4 курсант кына укырга кергән. Алексей Анатольевич уку йортының эшчәнлеге белән таныштырды, хәрби ВУЗ турында фильм күрсәтелде. 


             - Е. Жуковский һәм Ю. А. Гагарин исемендәге Воронеж Хәрби-һава академиясе ел саен 2 мең курсант кабул итә. Безгә укырга керү катлаулы түгел, иң мөһиме Туган илне саклау, аны ныгыту теләгенең зур булуы кирәк,- ди Алексей Колтаков.

 
             

 

  Ленар Сәмигулла улы бүген Россиядә хәрби-патриотик тәрбиянең бик актуаль булуын билгеләп үтте.

Реклама

Хәзерге вакытта илебездә көзге чакырылыш компаниясе башланды. Алдагы еллардагыча чакырылыш бик авыр бара.

Актаныш районыннан быелгы компания барышында 50 егет хәрби хезмәткә алынырга тиеш. 12 райондашыбыз инде армия сафларына китте. Алдагы озату 20 ноябрьдә көтелә- 15 егетебезгә хәрби хезмәткә чакыру җибәрелгән.

                    Ә бүгенге чараның әһәмияте бик зур. Хәрби ВУЗларда хәрби һөнәрләр белән беррәттән гражданлык тормышында да кирәкле профессияләр бирелә. Мәсәлән район хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов бер үк вакытта инженер һәм һава оборонасы офицеры да булып уку йортын тәмамлаган. Яшьләргә ул моряк, очучы, элемтәче  кебек төрле юнәлештәге хәрби һөнәрләрләргә ихтыяҗның зур булуын әйтте.  

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев