Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Яңа елдан авылда яшәп 30 ел эшләгән пенсионерларга пенсия күләме артачак

25 процент өстәмә түләү алу өчен өч шарт үтәлергә тиеш.


Россия авылларында яшәүче пенсионерларның пенсияләре артачак. Әлеге өстәмә түләү автомат рәвештә башкарылачак. Бу хакта РИА Новости Пенсия фонды хәбәренә нигезләнеп яза.

25 процент өстәмә түләү алу өчен өч шарт үтәлергә тиеш: авылда яшәү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 30 ел стаж булу һәм түләүле эш булмау.

Стажны исәпләгәндә, колхозларда, совхозларда һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләү исәпкә алына.

Яңа елда иминият пенсияләрен 56,5 яшьлек хатын-кызлар һәм 61,5 яшьлек ир-атлар алачак.

Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сүзләренчә, 2022 елда картлык буенча иминият пенсияләрен 5,9 процентка индексацияләнәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев