Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ЯҢА КОРМАШ ХАЛКЫНА ҖАВАП КИЛДЕ: Июльдә сөт бәясе 21, 50 тиен булачак

Бүген атна башында дүшәмбе көнне үк иртән мөхәррияткә Яңа Кормаш авылыннан Гөлшат Хәбирова борчылып шалтыратты: "Июнь аенда саткан 3,9 процент майлылыктагы сөтемә 13 сумнан исәп-хисап ясадылар. Кибеттәге ярты литр су да 13 сумнан кыйммәтрәк! Сөтне җыючы Илһам Идрисов акчаны кулга да тоттырмады, кичә кичке якта “Алсу” кибете сатучысына калдырып киткән. Бөтен өмет сездә, журналистлар, зинһар, бу проблеманы чишәргә булышыгыз! ",-диде ул ачыргаланып.

      Әлеге зарны Яңа Кормаш авылы караган Татар  Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллинага юлладык. Гүзәлия апа җавап әзерләгән арада "Актаныш-информ"ның инстаграм битендә әлеге сөт җыючы шәхси эшмәкәрнең Мари Суыксуы, Адай, Уръяды авылыннан да сөт җыюын, халыкның хәләл хезмәтен бик түбән бәяләвен әйтеп яздылар. Фикер белдерүчеләр аноним түгелләр. Ә хәзер авыл җирлеге башлыгының җавап хатына күз салыйк:

 Татар Суксуы авыл җирлегенең Яңа Кормаш авылындагы шәхси хуҗалыкларыннан сөтне күп еллар эшмәкәр Илһам Идрисов җыйды. Сөт җыйнауда, айлык түләүләрдә тоткарлыклар булмады. Соңгы вакытта сөткә түләү бәясе түбән булу халыкта моң-зар уятты. 2021 елның 30 июненнән Идрисов халыктан сөт җыйнаудан туктады. Июнь ае өчен түләүне түбән бәядән – 13,00 сумнан гына башкарды дип халыктан канәгатьсезлекләр ишетелде. Эшмәкәрнең үзе белән хәбәргә чыктык. Бүгенге көндә артык бәягә исәп-хисап ясау мөмкинлеге булмавын, банкротлыкка чыгуын аңлатты. Халыктан сөт җыюны туктатмас өчен кирәкле техника белән сөт җыючыларның үз эшләрен дәвам итүен искәртеп үтте.
 

2021 елның 1 июленнән бу эшне Ленар Вилданов дәвам итә. Халыкка 21,50 сумнан исәп-хисап ясарга сөйләшенде.
 

Татар Суксуы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәлия Хамматуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев