Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ЯҢА ӘЛЕМ ЮЛЛАРЫН ҮЗАРА САЛЫМ АКЧАСЫНА ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ ДӘВАМ ИТӘ

Яңа Әлем авылының Габдулла Тукай һәм Юрий Гагарин урамнарына үзара салым акчасына вак таш салып төзекләндерелде. Бу хакта җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова хәбәр итте.

Яңа Әлем авылының Габдулла Тукай һәм Юрий Гагарин урамнарына үзара салым акчасына вак  таш салып төзекләндерелде. Бу хакта җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова хәбәр итте.

Реклама

320 метрлы Габдулла Тукай, 300 метрлы Юрий Гагарин урамнарына “ИТК” оешмасы бер атна дигәндә вак таш түшәп куя. Аңынчы юлларны тигезләп, кырыдырып, өслек салырдай итеп эшлиләр. Барлык төзелеш эшләре 1 млн 560 мең сумны тәшкил итә. “Авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлаганнан бирле урамнарны халыктан җыелган үзара салым акчасына төзекләндерәбез.  Яңа Әлем җирлегендә начар, халык зарлана торган юллар бик аз калды. Дәүләт тарафыннан җыелган акча әлегә 3,3 тапкырга артып кайтты. Ел ахырына кадәр калган акчалар да безнең исәп-хисап счетларына күчәр дип көтәбез", дип аңлатма бирде Дилбәр Миркасыйм кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев