Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Яңа уку елында безне ни көтә?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа уку елында мәктәпләр һәм колледжларда укыту эшен оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләде.

Белем бирү оешмаларында коронавирус таралуга юл куймас өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәш итә:

Һаваны зарарсызландыру өчен җиһазлар кулланып, дезинфекцияләүне тәэмин итәргә. Сыйныфлар арасында дистанцияне үтәп, ата-аналар өчен шәхси саклану чаралары (битлекләр) кулланып, ачык һавада бәйрәм линейкалары үткәрүне оештырырга.

Балаларның һәр сыйныфка (төркемгә) беркетелгән бинада укуларын һәм булуларын оештырырга. Укучылар белән индивидуаль эш алып барганда педагогларның битлекләреннән файдалануын күздә тотарга. Битлек кию укучылар тарафыннан мәҗбүри түгел, ата-аналар үзләре дә мондый карар кабул иткән очраклардан тыш.

Оешманың эш режимын, шул исәптән уку дәресләре расписаниесен, төрле сыйныфлар өчен беренче дәреснең башлану вакытын һәм тәнәфесләрне үткәрү вакытын, сыйныфларны максималь дәрәҗәдә бергә тупламау максатыннан яңадан карарга. Бер параллель сыйныфлар кысасында гына озынайтылган көн төркемнәре эшен оештырырга. Мәктәптә өстәмә белем бирү бары тик әлеге белем бирү оешмасы укучылары өчен генә оештырылырга мөмкин.

Һава шартларын исәпкә алып, ачык һавада дәресләр үткәрү каралган.

Укучылар белем бирү оешмасында булган чорда, инструкцияләр нигезендә, дезинфекция чаралары кулланып, көн саен дымлы җыештыру һәм биналарны дезинфекцияләү (эш өслекләрен, ишек төбен, идән, мебельне эшкәртү һ.б.) оештырырга.

Реклама

Тәнәфес вакытында кабинетларны, ә дәрес вакытында коридорларны җилләтергә. Инструкция нигезендә битлек һәм перчаткалар кулланып, азык-төлек блогы хезмәткәрләренең эшен оештырырга.

Ашханә савыт-саба, ашханә җиһазлары, төшке аш өстәлләрен чистарту-эшкәртү өчен дезинфикцияли торган эретмә кулланырга. Бер тапкыр кулланыла торган яки индивидуаль савыт-саба кулланып, кулерлар һәм дозаторларны эшкәртүне оештыруны тәэмин итәргә.

Балалар һәм хезмәткәрләр өчен санузелларда санитар-гигиеник чаралар булуны контрольдә тотуны көчәйтергә. Кулларны эшкәртү өчен антисептик өчен дозатор куярга. Сыйныфлар, параллель сыйныфлар буенча төрле форматларда (онлайн һ. б.) мәдәни-массакүләм чаралар оештыруны тәрбия эше планына кертергә.

Тәрбия эше планнарына исә гигиена тәрбиясе, сәламәтлек саклау буенча белемне арттыру, мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын саклану технологияләренә өйрәтү (сыйныф сәгатьләре, онлайн ата-аналар җыелышлары, Роспотребнадзор хезмәткәрләрен чакырып онлайн очрашулар) буенча чаралар кертергә. Мәгариф оешмаларында массакүләм чаралар оештыруны һәм үткәрүне Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең яңа күрсәтмәләренә кадәр булдырмаска.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев