Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Яңартылган “Яшьлек» базасында Казандагы IT-паркның филиалы эшли башлаячак

Бу хакта район хакимиятендә узган брифингта район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева белдерде. Шулай ук брифингта санлаштыру буенча яңалыклар белән таныштык.

          2021 ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде. 
          Цифрлаштыру соңгы 5 елда аеруча зур куәт белән бара. Пандемия вакытында цифрлаштыруның никадәр кирәкле, кеше сәламәтлеге өчен куркынычсыз, вакытны янга калдыра торган хезмәт икәненә төшендек. Кулдагы телефон аша коммуналь түләүләрне башкарабыз. Акча янчыгының сумкадан чыкканы да юк, кибеттән кирәк-яракны карта яисә телефонга теркәлгән карта белән сатып алабыз. Хәзер инде электрон кибетләр аша кайтарту җаена төшендек. Менә шулай акрын гына санлашып, цифрлашып барабыз. 
Дәүләт хезмәтләре порталы аша бала тууның икенче көнендә үк балалар бакчасына чиратка язылып була. Пенсия фонды, архив кебек оешмаларга әллә кайчангы документлар артыннан бер шәһәрдән икенчесенә йөрисе юк- портал аша гариза калдыруга үтенечебез канәгатьләндерелә.
               Дәүләт тарафыннан цифрлаштыруга игътибар юнәлтү иң беренче чиратта гражданнарның яшәү сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән. Район башкарма комитетының икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева бүгенге брифингта бу хакта мисаллар белән аңлатты. 


   -    Цифрлы икътисад-дәүләт, бизнес һәм җәмгыятькә яңа юллар ача. Күпләр цифрлаштыруны роботлаштыру итеп кенә кабул итә.  Бу беренче чиратта Россиядә яшәүчеләрне тормышын җайлы һәм җиңел итү дигән сүз. Мәсәлән, сез Россиянең теләсә кайсы шәһәрендәге үзегез теләгән табибка языла аласыз. Бу дәүләт структураларына да кагыла. Кабинеттан кабинетка документлар кочаклап йөрисе юк. Өйдән генә ноутбук яки компьютерыңны кабызып электрон рәвештә үзеңә кирәк хезмәтне башкарып, үтәп була. Дәүләт хезмәтләре порталында гражданнар, КФХ, үзмәшгульләр өчен “Минем субсидияләр” бүлегендә генә дә 58 хезмәтләндерү бар. Үзегезгә кирәкле субсидияләрне бер клик ясап ала аласыз. Ай саен җыя торган документларның хәзер кирәге юк. 
 

                Татарстан Республикасы санлаштыру юнәлешендә Россиядә лидерларның берсе. Югары технологияләр, ясалма интеллект массакүләм төстә кертелә. 
Актаныш районында да санлаштыру югары дәрәҗәдә. Районда санлаштыруны гамәлгә ашыру буенча юл картасы төзелде. Мәгариф, сәламәтлек саклау, төзелеш, спорт һәм башка сфералардагы эшчәнлек санлаштыруга нигезләнгән. Мәгарифтә 4 төрле конкурс игълан ителде.Тиздән «Хакатон» конкурсы үткәреләчәк. Яңартылган “Яшьлек» базасында Казандагы IT-паркның филиалы эшли башлаячак. Яшьләрне безнең белән бергә эшләргә чакырабыз. Приференцияләр, платформалар турында аңлатачакбыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев