Актаныш

Якташыбыз, күренекле шагыйрь Мирһади Разов актанышлыларга туган як турында өр-яңа шигырьләрен юллады

Мирһади Разов Актаныш районының Аеш авылында туып-үсә. КДУның журналистика факультетын тәмамлагач, Чаллыда нәшер ителә торган “Нур” газетасында эшли, Чаллы телерадиокомпаниясендә күп еллар шеф-редактор булып хезмәт куя. Бүгенге көндә ул – “Шәһри Чаллы” газетасының баш мөхәррире. ТР Журналистлар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Иске Актанышка

Һәрбер чаты, бөтен тыкырыгы
Балачактан безгә нык таныш
Баскычыңнан төшә-төшә,
арып
Бетә идек иске Актаныш.

Кибетләрең шактый иде синең,
Карап чыгар өчен еш кердек
Кесәләрдә акча шалтыратып,
Музейларда кебек без йөрдек .

Такта иде урам сукмаклары,
Юлларыңа ташлар түшәлгән
Ипи кибетеннән сайка алып,
Бар иде бит тәмләп күшәгән.

Иске өйләр, ярым җиргә баткан
Бакчаларда сары алмалар
Истә әле иске базарың да,
Хәзер инде ул да калмаган.

Ах-ух килеп дамбалардан
Кайта идек кайчак уфылдап
Уртасында бозлар ката иде,
Егылган да булды шыпылдап.

Хәзер инде башка Актаныш син,
Авыл түгел, матур таш кала
Сабыйчакта ак канатлар биргән
Безнең өчен булдың башкала.


 
Ак перәник

Актанышка кайтсаң ак перәник
Алып килче, диләр дус ишләр
Чәй эчәргә бигрәк тәмле инде,
Үзе йомшак, бөрки хуш исләр.

Актанышның татлы күчтәнәче,
Туланыкын егып салырлык
Шул перәник аша иңә җанга
Туган җирдән гайрәт, сабырлык.

Шушы тәгам аша күчә шатлык,
Моңнар, җырлар тула йөрәккә
Ак перәник итеп алып киләм
Актанышым гамен бүләккә.

Тургайларның дәртле сайраулары,
Таңнар нуры сеңгән аңарга
Туган якның бөтен гүзәллеге
Шул перәник аша яңара.

...Актанышка кайтсаң ак перәник
Алып килергә син онытма!
Ышанырсың шунда, мондый ризык
Бу дөньяда башка һич юкка!


 
 Актаныш юлларында
(җыр)

Кайтам җырлап, кайтам елап
Актаныш юлларында
Кайтам сусап туган җирнең
Наз тулы моңнарына.

Актанышым, ак сагышым,
Бәхетем- куанычым
Сиңа кайтып тынгы табам,
Гомерлек юанычым.

Алтын нурлар түшәгәнме,
Бу якты юлларыңа
Көтәләр туган нигездә,
Рәхмәт туганнарыма.

Актанышым гөлләр иле,
Һәрвакыт уйларымда
Хәерле юл теләп кала,
Каеннар юлларыңда.

Каршы искән таныш җилләр
Сыйпыйлар кулларымнан
Агыла сагыш, агыла
Күңелем кылларыннан.

Актанышым, ак шатлыгым
Кичләрем һәм таңнарым
Исәнмесез, якташларым
Яраткан туганнарым!

***********
 
Балачактан бүгенгегә таба
Ашыкмыйча ага Биҗады
Аңа булган шигъри хисләр
Йөрәгемә генә сыймады.

Ул үстерде безне, чыныктырды
Чыпырдадык көмеш суында
Балык тоттык дәфтәр кармагына
Әйбәт каба буа буенда.

Боз каткачтан ул шугалак булды,
Шунда хоккей, шуып уйнадык
Кичкә кадәр кайтып керми идек
Шаяруның кимен куймадык.

Боз киткәндә ярларында җырлап
Хозурланып йөрдек яшь чакта
Тугаенда карга боткасында
Бәрәңгеләр пеште учакта.

Күпере дә китә иде язын
Бозлар белән агып һәр елны
Көймә белән кичте авылдашлар,
Батып кайтучылар күп булды.

Ашыкты ул Сөнгә, ташып-шашып
Сөйгәненә гүя ашкынды
Хәзер инде язын ташулар юк,
Кая аның ярсу ташкыны?

Талларыннан бишек кенә түгел,
Каз оясы үрде әткәйләр
Биҗадыда һай, күп була иде
Каз-үрдәкләр, сары бәбкәләр.

Бормаланып акты ул гомергә
Моңсуланып, салмак, тын гына
Талларында сайрар сандугачкай
Җәй башында манды моңына.

Биҗадыны таллар баскан хәзер,
Кайда тирән, кайда сай гына
Ә шулай да, гүя, таныш ярлар,
Безне, балаларын сагына.

Күпере дә яңа, бирешмәслек,
Юллары да әйбәт, өзелми
Кайда аръяк, кайсы бире яктыр
Элекечә түгел, сизелми.

Кайткан саен киләм Биҗадыга
Таныш сукмакларны сагынып
Сәлам бирә миңа ап-ак казлар
Су чәчрәтеп, канат кагынып

Яр астына төшәм кармак тотып,
Әнә анда балык уйнады...
Мин яратам сине, авыл яме
Туган елгам, якты Биҗады.

***************
 
Балачакка килә кайтасы ла,
Басылганы юктыр сагышның
Көтә кебек анда карагатлы,
Әрәмәсе туган Аешның.

Шул әрәмә булды безнең оҗмах,
Җәй буена кайтып кермәдек
Бөрлегәнен җыйдык, шомыртын да
Кай почмагын ерып йөрмәдек?!

Курыкмадык, безнең бидрәләр һич
Тулмый калмый иде әлбәттә.
Тик без генә түгел, чыгып җыйды
Бар җиләкне күрше Шәммәт тә.

Ник йөрисез, монда безнең җирдә?
Куган чаклар булды шуларны
Алар исә һаман үчләштеләр
Печәненә хәтле тунады.

Пиннек кистек анда без малларга,
Күкрәп үсә иде юкәләр
Чит авылга калды шул юкәлек
Хакыбыз бар безнең үпкәләр...

Гөлҗимешен җыйдык дару өчен,
Юа җыйдык Убыр күлендә
Печән чабып хәлләр бетә иде
Җәйнең эссе, кайнар көнендә.

Әрәмәдә йөреп аргач, бергә
Су коендык Сөнгә төшеп без
Кайчагында кайттык яңгырларда
Өтек тавык булып өшеп без.

Бик бай иде Аеш әрәмәсе
Камырлыгы, тәлгәш баланы
Мәтрүшкәсе белән савыктырды
Салкын тигән һәрбер баланы.

Күлләрендә һәрчак балык булды,
Каптырдык да, салдык мурда да
Җитте балык тота белгәннәргә,
Җитте күрше Шәммәт бурга да.

Гөлчәчәкле иркен яланнары
Саф һавалы чишмә тау асты
Тик чиштәсе генә корыган ди,
Чыгар юлын икән ни басты?

Елда кайтам туган әрәмәгә,
Ул үзгәргән, баскан чытырман
Карагатлар җыймый хәзер кеше,
Сөн буенда чүпләр котырган.

Юкка чыккан таныш сукмаклар да,
Күлләр кипкән, кошлар моңлана
Мондый матур, мондый гүзәл таллар
Юк иде бит башка, дөньяда.

...Балачакка килә кайтасы ла,
Әрәмәгә килә барасы
...Шылтыр-шылтыр кайта кебек шуннан
Әткәемнең атлы арбасы.

Мирһади Разов
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: