Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Янә теракт куркынычы: Махсус хезмәтләр Чаллы мәктәбен тикшерде

Бу бүгенгә икенче сигнал.

          Теракт янавы турындагы чираттагы хәбәр Чаллының 45нче санлы мәктәбеннән килгән. Бу хакта белүгә кинологлар һәм янгын сүндерүчеләр уку йортын тикшерергә килгән. Мәктәп тулысынча карап чыгыла. Бернинди шикле әйберләр табылмый. 
          Мәктәп коллективын эвакуацияләү булмаган. Бу вакытта инде башлангыч сыйныф укучылары өйләренә кайтып киткән. Ә өлкән сыйныф укучылары дәресләрдә  укуын дәвам итә. Педагоглар балаларны куркуга салмый,  мәктәптә өйрәнүләр бара, дип укучыларны тынычландыра.

        Махсус хезмәтләр хәзер җинаятьчене ачыклау һәм җаваплылыкка тарту чараларын күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев