Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Янгын сагы инспекторлары Иске Богады авылында яшәүче гаиләгә янгын хәбәр иткече урнаштырды

Районда ел башыннан 25 янгын очрагы теркәлгән. Сентябрь аенда 3 җирлектә: Киров, Күҗәкә һәм Татар Ямалысы авылларында ут үрләп ялкын телләре шәхси хуҗалыкларга матди зыян салган. Октябрь аенда электр чыбыгында кыска ялганыш аркасында Татар Суыксуында лапас һәм мунча, Актанышта гараж, аның эчендәге автомобиль янды.

Көннәр салкынайтканда янгын куркынычы тагы да арта. 25 форма-киңәшмәдә район җитәкчелеге җирлек башлыкларына социаль куркыныч гаиләләргә аеруча игътибарлы булырга чакырды. 29 октябрь көнне “Игелек үзәге” хезмәткәрләре район янгын сагы инспекторлары белән берлектә Иске Богады авылында яшәүче, социаль яктан куркыныч буларак ведомствоара исәпкә куелган гаиләгә махсус хәбәриткеч (автоном янгын хәбәрчесе) урнаштырды.  Шулай ук гаиләдәге өлкәннәргә һәм балаларга янгыннан саклану кагыйдәләре аңлатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев