Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Яраткан газетам аркасында былтыр скутер, быел ун чеби оттым!

2022 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында телевизор, сарык бәрәне һәм башка бүләкләр уйнатыла. Әле күптән түгел 1 апрельдән 25 майга кадәр язылучылар арасында бер айлык 10ар чеби уйнаткан идек. Чеби отучыларның берсе- Актаныш авылында яшәүче Энҗе Салихова.

              Чеби откан даими укучыбыз Энҗе Салихова үзе яздырган газета-журналлар арасында иң беренче булып “Актаныш таңнары” газетасын укуын әйтте. Әллә вакытлы матбугатка мәхәббәте көчле булганга, Энҗе апага икенче тапкыр отыш вакытында бәхет елмайды.

            2021 елда “ТАТМЕДИА” АҖ абунәчеләр арасында уздырган уенда да ул иң олы бүләк-скутер откан иде. Бу юлы да 300ләп катнашучыдан 10 чебиле булып куйды. 


-    Яраткан газетам аркасында былтыр скутер, быел ун чеби оттым. “Актаныш таңнары”на зур рәхмәт. Әти-әнием без бәләкәй чакта ук район газетасын алдырды, ул вакытта "Актаныш таңнары" “Колхоз ударнигы” дип атала иде. Аннан озак еллар "Игенче даны" исеме белән чыкты. Исеме алышынса да, җисеме шул ук калды. Балачактан ук беркайчан да үзебезнең җирлек газетасыннан аерылмадым. 


           Лаеклы ялдагы укытучы “Ватаным Татарстан”, “Сөембикә”, “Ирек мәйданы”, “Тысяча советов” кебек вакытлы матбугат алдыра. “Газета- журналлар яңалыклар белән генә таныштырып калмый, үзенең укучыларын тәрбияли, яхшылыкка өнди”,-ди Энҗе Гавис кызы. 

            Республикада газета-журналларга язылуның иң кызган мәле якынлаша. 6-16 июньдә “Россия почтасы” ташламалы язылу игълан итә. 10 көн дәвамында “Актаныш таңнары”на да очсыз бәядән 726 сумга гына язылырга була.

          Район газетасына почта бүлекчәләрендә язылучылар арасында, алда вәгъдә иткәнчә, кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак. Иң зур бүләк- телевизор һәм сарык бәрәне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев