Актаныш

Ярминкәгә рәхим итегез

Өлкәннәр декадасы уңаеннан 3 октябрь көнне районда ярминкә оештырылачак. Ул иртәнге 7 дән башланып китәчәк. Монда авыл хуҗалыгы продукциясе белән көндәлек кирәкле товарлар да сатылачак. Бирегә мәктәпләр, хуҗалыклар, шәхси кешеләр үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк.

 

-Һәр елдагыча ресторан янындагы мәйданчыкта продукция, ит, авыл хуҗалыгы товарлары, базар, автовокзал тирәсеннән үсемлекләр, яшелчәләр сатылачак. Аннан кием-салым сату нокталары урнаша. Хәрби комиссариат артында икмәк сату, янгын күзәтчелеге депосы яныннан мунчага кадәр урында печән, салам, тирес сату оештырыла. Башка елларны район хакимияте бинасы янындагы тукталышта сату өчен мал да алып киләләр иде. Әмма халыктан сорау булмыйча, аны кире алып кайтып китәргә мәҗбүр булалар иде. Шуның өчен аны быел оештырмыйбыз. Әгәр халыктан сорау булса, бозау, кош-корт сатуны да оештырып булачак, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов.

-Халыкны икмәк, авыл хуҗалыгы товарлары бәяләре дә кызыксындыра.

-Икмәкне шул бәядән сатарга дигән таләп юк. Әмма мин хуҗалык җитәкчеләреннән өлкәннәр декадасын да исәптә тотып, үзебезнең райондашларга бодайның бер килограммын 9-10 сумнан, арпаны 7-8 сумнан сатуны оештыруны сорар идем. Саламның бер кибен 300-400 сумнан, печәннең 5 центнерлы кипләрен 500 сумнан, бер КамАЗ тиресне 1000-1500 сумнан куйганда бик яхшы булыр иде.

-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән бәяләр буенча ярминкәдә сатылучы эре мал итенең бер килограммына бәяләр 290-320 сумнан артмаска тиеш. Кош ите – 120 сумнан, йомырка – 60, сөтнең бер литры - 30, сырның бер килограммы- 350, шикәр комы – 33, югары сортлы он- 25, бәрәңге - 12, кишер -12, кызыл чөгендер – 10, суган - 18, кәбестә - 10, елга балыклары төренә карап – 160-250 сумнан артмаска тиеш була, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева

-Теләге булган һәркем үзе җитештергән продукциясен сата аламы?

-Әлбәттә, сата ала. Иртән без үзебез килгән кешеләрне тиешле урыннарга урнаштырабыз. Бары тик куелган таләпләрне генә үтәргә кирәк. Әйтик, палаткалары, сату өчен өстәлләре булырга тиеш. Шуны да әйтергә кирәк, барлык сату нокталарында да сатучыларның дезинфекция чаралары булуы, үзләренең битлек һәм перчаткалардан булуы шарт. Барлык райондашларны әлеге ярминкәдә көтеп калабыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: