Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ЯШЬЛЕК ДУЛКЫНЫНДА:Тырышларга бәхет елмаючан

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов билгеләвенчә:“Киләчәккә адым” исемле проектны гамәлгә ашыруның бер өлеше бу. Һөнәри осталыкны көчәйтү, яшьләрне эшмәкәрлеккә тагы да ныграк җәлеп итү максатыннан оештырыла.

                          Районыбызның Башкарма комитеты игълан иткән “Мин – булачак эшмәкәр” бизнес-идеяләр бәйгесенең 2 этабы да узды, бик кызыклы проектлар якланды. Ни хикмәт, биредә мәктәп яшендәге укучылар да дәррәү, зур активлык белән катнаша. Актаныш технология техникумы студентлары да үзмәшгүльлеккә омтылалар. Оста куллы яшь райондашларыбыз турындагы материалларыбызны алдагы язмалардан да таныша аласыз.


                          Быел Татарстаныбызда Цифрлаштыру елы. Әлеге уңайдан IT юнәлеш буенча эшләнмәләр, сайтлар булдыруны да яшь буын читләп узмаган. Утырыш барышында махсус комиссия 1 этапны үтәлгән эшләрне карады, анализлар ясалды. Яшьләр үзләренең проектларының презентацияләде, тасвирлап сөйләде. Комиссия сораулар бирде, актуальльмы яки юкмы икәнен ачыклады.
 
Иске Айман гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Әдилә Гилмуллина:

 

Хатын-кыз кулларының нәфислеген, матурлыгын сакларга ярдәм итәсе килә. Гадәттә, кибетләрдән кремнар алабыз, кем ясаганын, составын да укып тормыйбыз... Анда бит нинди әшәке, начар матдәләр булуын сизмибез, ә тән тиресендә бу чагылыш таба. Әби-бабайларыбыз электән үк балавыз һәм каен кайрысыннан мазь ясаганнар, крем да эшләп була. Мәсәлән, балавыздан крем–нибары 100 сумга төшә.

                          Чынлап та, Әдиләнең сүзләрендә хаклык бар! Кибет киштәләрендә тулып яткан кремнарның да зарарлы булуы ихтимал...

 

Киров урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Нияз Имамов:

 

Әлеге вакытта бигрәк тә актуаль–акыллы теплица проектын тәкъдим итәм. Оптималь шартлар тудыру, кул хезмәтен җиңеләйтүне телим. Цифрлы технологияләр кулланып, автоматлаштыруны булдырып була. Температура, дымлылык, яктылыкны көйләү мөмкин. Датчик һәм махсус приборлар аша сайттан гына да идарә итә аласың!

                         

Яшьләрнең шулай эшмәкәрлеккә, төрле күркәм һәм файдалы шөгыльләргә әһәмият кирәклеген аңлаулары һәм эзләнүләре тик сөенеч һәм ихтирам гына уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев